Чишмэ
+16 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
24 Декабря 2021, 11:32

«Теләкләр чыршысы» акциясе дәвам итә

21 декабрьдә, сишәмбе көнне, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика ел саен катнашкан «Теләкләр чыршысы» Бөтенрәсәй яңа ел акциясен башлап җибәрде.

«Теләкләр чыршысы» акциясе дәвам итә«Теләкләр чыршысы» акциясе дәвам итә
«Теләкләр чыршысы» акциясе дәвам итә

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр хәйрия проекты 2019 елда Владимир Путин тәкъдиме буенча оештырылды. Аңа һәркем кушыла ала – моның өчен Елкажеланий.рф порталында теркәлергә һәм акциядә катнашучы ятим балаларны, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларны, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр чирле кешеләрне яңа ел бүләкләре белән сөендерергә кирәк.

Быел теләкләр язылган открыткалар эленгән купшы чыршыкайны «Бердәм Рәсәй» партиясенең төбәк бүлекчәсендә урнаштырдылар. Проектта 531 кеше, шул исәптән республика Хөкүмәте әгъзалары, сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр, артистлар катнашты.

Радий Хәбиров яңа ел агачыннан акциядә катнашучыларның теләкләре язылган дүрт шарны алды.

Чишмә районыннан 11 яшьлек Евгений Буданов велосипеды булуын тели; Уфадан 8 яшьлек Нияз Каюмов квадрокоптер турында, ә 15 яшьлек Данил Ларуков үзен поезд машинисты ролендә сынап карарга хыяллана. Зианчура районыннан 11 яшьлек Элина Ямагулова Уфа ипподромында атта йөрү буенча осталык дәресе алырга тели.

– «Теләкләр чыршы»сында теләкләр язылган шарлар күп, һәм без, һичшиксез, барысын да гамәлгә ашырачакбыз. Бу кыен хәлдә калганнарның барсына да ярдәм булачак. Яңа ел алдыннан аларны игътибарсыз калдырмабыз. Балаларның хыяллары тыйнак. Поезд белән идарә итү пульты артына утыру теләге гаҗәпләндерде. Мондый мөмкинлекне кайчан оештыру уңайлы булуын карарбыз. Бәлки, «Орлан»да бергә йөрербез», – диде Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, «Теләкләр чыршысы», чыннан да, яхшы акция. Ул битараф булмаган кешеләргә ярдәмгә мохтаҗ балаларга мәрхәмәтлелек күрсәтергә һәм күңел җылысын өләшергә мөмкинлек бирә.

Бу акциядә катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта.

Республикада оештырылган тагын бер хәйрия акциясендә инвалид, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар катнаша.

Аны «Бердәм Рәсәй»нең Башкортстан төбәк бүлеге һәм «Башкортстан» дәүләт концертлар залы оештыра. Акциядә катнашу кыен түгел – моның өчен Уфада «Башкортстан» дәүләт концертлар залында (Ленин урамы яклап) һәм «Бердәм Рәсәй»нең Достоевский урамы, 73 адресы буенча урнашкан иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә куелган махсус тартмаларга үз теләгеңне язып салырга кирәк. Балалардан теләкләр кабул итү 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

БР Башлыгы матбугат хезмәте фотосы

«Теләкләр чыршысы» акциясе дәвам итә
«Теләкләр чыршысы» акциясе дәвам итә
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас