

Искәртеп узабыз, дәүләт һәм шәхси предприятиеләр хезмәткәрләренең, ким дигәндә, 80 проценты вакциналанырга тиеш. Таләпләр бар кешегә дә түгел, ә авыру йоктыру хәвефе зур булган һөнәр ияләренә һәм яшь категорияләренә кагыла. Болар:
60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр;
социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә яшәүчеләр;
волонтерлар;
вахтачылар;
чиновниклар;
практика үтүче 18 яшьтән өлкәнрәк студентлар. Әгәр алар укый гына икән, прививка ясату мәҗбүри түгел;
Шулай ук:
медицина, фармацевтика һәм шифаханә-савыктыру оешмалары;
белем бирү учреждениеләре, шул исәптән өстәмә белем бирү;
социаль яклау;
күп функцияле үзәкләр;
транспорт һәм транспорт инфраструктурасы;
таможня;
җинаять җәзасын үтәтү системасы учреждениеләре;
сәүдә һәм хезмәт күрсәтү учреждениеләре (матурлык салоннары, чәчтарашлар, кер юу учреждениеләре, химчисткалар, ателье, җәмәгать туклануы учреждениеләре, банклар, почта, пенсия белән тәэмин итү, мәшгульлек хезмәте, торак-коммуналь хуҗалык, энергетика учреждениеләре, музейлар, театрлар, концерт заллары, китапханәләр, күргәзмәләр һ. б. мәдәният учреждениеләре, цирк, зоопарклар, ял итү һәм күңел ачу предприятиеләре, балалар өчен уен бүлмәләре, курьерлар, сак предприятиеләре, автосервислар, клининг һәм ритуаль хезмәтләр, даруханәләр, ветеринария оешмалары) хезмәткәрләре.
30 декабрьгә кадәр икенче компонентны:
сәнәгать;
төзелеш;
авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре ясатырга тиеш.
Калган 20 процент – медотводы булган хезмәткәрләр, декрет ялындагы әниләр, озак вакытлы командировкада, укуда булган хезмәткәрләр. Әгәр кешенең медотводы бар икән, аны читтән торып эш режимына күчерергә тиешләр. Әгәр бу физик һәм технологик яктан мөмкин түгел икән, кеше өйдә утырырга тиеш. Бу очракта ул хезмәт хакын предприятие «простой»да вакыттагы кебек алачак: окладның 2/3 өлешен.
Вакциналанмаган очракта нәрсә булачак?
18 декабрьдән эш бирүче вакциналанмаган хезмәткәрләрне хезмәт хакын саклап калмыйча эштән читләштерергә хокуклы гына түгел, бурычлы. Бу мәңгегә түгел: әгәр кеше акылына килә һәм прививка ясата икән, эшкә әйләнеп кайта алачак. Әмма эштән читләштерелгән чор өчен хезмәт хакын аңа компенсацияләмиячәкләр. Таләпләрнең ничек үтәлүен «Роспотребнадзор» тикшерәчәк. Әгәр ул предприятиегә тикшерү белән килеп, анда штаттагы хезмәткәрләрнең 80 проценттан азрагы гына вакциналанган булуы ачыкланса, шәхси эшкуарга – 150 мең сумга кадәр, ә юридик берәмлекләргә 500 мең сум штраф яки эшчәнлекне туктатып тору яный.
Мәҗбүри вакциналау законлымы?
Кешегә аның ихтыярына каршы прививка ясарга ярамый. Әмма илнең яки төбәкнең баш санитар табибы «Эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалар үткәрү турында»гы карарга кул куя икән, эш бирүчеләр прививка ясатмаган хезмәткәрләрне эштән читләштерергә һәм аларга хезмәт хакын түләмәскә бурычлы. Рәсәй Хезмәт кодексының 76 мәддәсендә һәм «Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турында» Федераль законның 10 мәддәсендә (2.07.2021 елгы редакциядә) шулай язылган. Бу коронавирус керткән яңалык түгел! Мондый норма күптән яшәп килә һәм, мәсәлән, моңа кадәр гриппка каршы прививкаларга кагыла иде. Ул чакта да канәгатьсезлек белдергән аерым кешеләр моны законсыз һәм Конституциягә каршы килә, дип шау-шу куптарды. Әйтик,
Норильскида яшәүче бер ханым 2013 елда Конституцион судка барып җитте һәм суд: «Мәҗбүри вакциналау законлы. Үзең теләмәсәң – эшләтмә, тик башкалар моның аркасында каза күрергә тиеш түгел», – дигән карар чыгарды. Тулырак Рәсәй Конституцион судының 2013 елның 21 ноябрендәге 1867-О санлы билгеләмәсендә укыгыз.
Республика Башлыгы Указында имза юк, бу законлымы?
Республика Башлыгы указы тексты файлында, чыннан да, имза юк, әмма законга ярашлы, ул кирәк тә түгел. Һәм менә ни өчен. Рәсәй Конституциясенә ярашлы, кеше һәм гражданның хокукларына, ирекләренә һәм бурычларына кагылышлы барлык законнар, шулай ук норматив актлар һәркем белсен өчен рәсми рәвештә бастырып чыгарылырга, ягъни халыкка җиткерелергә тиеш. Бу «Рәсми рәвештә бастырып чыгару» дип атала.
Һәр төбәктә рәсми рәвештә бастыруның үз кагыйдәләре бар. Башкортстанда барлык документларны да npa.bashkortostan.ru. сайтына урнаштыралар. Бу сайтта бастырылу факты документ имзаланган, гамәлдә һәм юридик көчкә ия дигәнне аңлата. Бу хакта Башкортстан Президентының 1996 елның 26 сентябрендәге УП-629 Указында (2015 елның 10 мартындагы редакциядә) язылган. Республика Башлыгы имзалаган документның кәгазь төре дә бар һәм ул канцелярия архивында саклана. Нәкъ шушы ук рәвештә publication.pravo.gov.ru/ рәсми сайтында Рәсәй Президенты һәм Хөкүмәте указлары урнаштырыла.
Ә менә баш санитар табибның карарлары башка төрле – мөһер һәм имза белән куела. Федераль ведомство җитәкчелеге шулай карар иткән һәм бу аның хокукы.
ӘЙТКӘНДӘЙ
Ни өчен даими рәвештә ревакцинация ясатырга кирәк?
Вакциналану даими һәм ашыгыч булырга мөмкин. Даими – бу, мәсәлән, елына бер тапкыр грипптан яки өч елга бер тапкыр энцефалиттан вакцина ясау. Эпидемия барган очракларда табиблар ярты елга бер тапкыр ашыгыч вакциналау үткәрә. Илдә теркәлгән теләсә кайсы вакцина белән ревакцинация эшләргә мөмкин. Эпидемия кими башлауга аннан вакциналану елга бер тапкырга калачак.
СОРАУ – ҖАВАП
Вакцина ясатканнан соң миңа ике ял көне тиешме?
Бу табибларның киңәше, әмма эш бирүче алдында мондый бурыч юк. Һәр предприятие вакциналанган хезмәткәрләрне дәртләндерү чараларын үзаллы карый. Берәүләр премияләр яза, икенчеләр озайлы ялга көн өсти. Болар барысы да компаниянең эчке документларында языла.