Чишмэ
+14 °С
Болытлы
Гомуми мәкаләләр
19 декабрь 2021, 07:02

Ябалаклылар күңелендә – шигърият

Ябалаклы авылы халкы «Аек авыл» республика бәйгесендә катнаша, һәм үзен бар яклап килгән, сәләтле, булдыклы итеп күрсәтергә тырыша.

Ябалаклы халкы республика бәйгесендә катнаша. Тәүге чара – шигърият кичәсе авыл тормышында онытылмас һәм күркәм вакыйга булдыЯбалаклы халкы республика бәйгесендә катнаша. Тәүге чара – шигърият кичәсе авыл тормышында онытылмас һәм күркәм вакыйга булды
Ябалаклы халкы республика бәйгесендә катнаша. Тәүге чара – шигърият кичәсе авыл тормышында онытылмас һәм күркәм вакыйга булды

Шушы көннәрдә клубта узган шигърият кичәсе авыл тормышында күркәмбер вакыйга булды. 

Авыл активистлары «Күңелләрдә шигърият» дип аталган кызыклы программа әзерләделәр, аның сценариен Шөнгәккүл урта мәктәбенең рус теле укытучысы Гайшә Йосыпова язды.

Сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр бәйгесе, шигъри һәм музыкаль марафон үтте. Ябалаклылар якташ язучылар һәм шагыйрьләр иҗат иткән һәм үзләре язган шигырьләрне укыдылар, җырлар башкардылар. Шигърият сөючеләр арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде. Шөнгәккүл мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Диана Хаматшина Галина Чернойның «Кыш Бабайга хатын-кыздан хат...» шигырен йөрәкләргә үтеп керерлек итеп укыгач, кайберәүләрнең хис-кичерешләре күз яше булып атылып чыкты. Бу көнне кичәдә башкорт һәм рус телләрендә бик күп шигырьләр яңгырады – Мөнирә Әмирханова Мостай Кәрим шигырен сөйләде, Гайшә Йосыпованың шигырьләре беренче укытучысы Маһинур Хәйретдиновага багышланды, Нурдидә Миниярова берничә шигъри әсәр белән чыгыш ясады. Кичәдә кунаклар да булды – күрше Дәүләкән районының Иске Яппар авылыннан Мәгъсүмовлар гаиләсе музыкаль күчтәнәч белән килде – Наил гармунда уйнады, тормыш иптәше Зимфира аңа кушылып җырлады һәм шигырьләр укыды. Бу кичәдә музыкаль номерлар да күп булды.

«Дим моңы-2021» Дим-Өршәк төбәге башкорт халык җырларын башкаручылар фестиваль-бәйгесе дипломанты Лена Сәлимова «Кәккүк» җыры белән чыгыш ясады, Шамил Хәмәдинуров исемендәге вокалчылар конкурсында катнашучы Венера Миниярова да тамашачыларга ике җыр бүләк итте.

Шулай ук бу авылда туып-үскән кешеләрнең «Энҗе бөртекләре» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы, язучы Миңнегөл Хисмәтуллинаның, Рәсәй Язучылар берлеге һәм Корылтай башкарма комитеты әгъзасы, сугыш хәрәкәтләре ветераны Мәхмүт Сәлимовның, Лена Булатованың, Ябалаклы мәктәбен тәмамлаган Хәмит Кәримовның китаплары күргәзмәгә куелды.

Хәзерге заманда – төрле яктан мәгълүмат алырга мөмкин булган гасырда шигырьләр яратучы, үзе иҗат итүче, шигърияттән мәгънә һәм ләззәт табучы кешеләр булуы куанычлы. Ябалаклылар әдәбиятка булган бәйләнешне саклап калырга тырышалар. Шигърият, әдәби әсәрләр безне бервакытта да ялгыз итмәс.

Шигърият көненә багышланган бу кичә һәркемнең күңелендә якты эз калдырды. Арытаба ябалаклылар шашка буенча турнир үткәрергә ниятли. Озакламый алар, электән килгән гадәт буенча, Кәнзәфәр би һәйкәле янындагы мәйданда чыршы бизәргә җыелачак.

Ябалаклылар күңелендә – шигърият
Ябалаклылар күңелендә – шигърият
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас