

Әгәр сез фатир сатасыз икән, дәүләт күзлегеннән караганда, керем аласыз, димәк, аның 13 процентын түләргә тиешсез. Шушы көннәрдә Президент Владимир Путин моңа бәйле законга кул куйды, аңа ярашлы ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала (яки 24 яшькә кадәр студентлар) тәрбияләүче гаиләләр фатир сатканда, шул исәптән агымдагы елның алыш-бирешләре өчен дә, салым түләмәячәк. Моның өчен дүрт шарт үтәлергә тиеш:
1) Әлеге календарь елында яки киләсе елның 30 апреленә кадәр алмашка яңа фатир сатып алырга кирәк. Ягъни, әгәр сез быел фатирыгызны сатасыз икән, моның өчен 2022 елның 30 апреленә кадәр вакытыгыз булачак.
2) Яңа фатирның мәйданы зуррак яки ул зуррак кадастр бәясе белән булырга тиеш. Ягъни зур өч бүлмәле фатирны кечкенә ике бүлмәлегә алыштырырга ярамый.
3) Сатыла торган фатирның кадастр бәясе 50 миллион сумнан артмаска тиеш. Теләсә кайсы милекнең кадастр бәясен «Ачык кадастр картасы» түләүсез сервисы аша (аның интернеттагы адресы pkk.rosreestr.ru), яки салым түләүченең lkfl2.nalog.ru сайтындагы (керү өчен «Дәүләт хезмәтләре»ндә теркәлү кирәк) «Минем милкем» бүлегендәге шәхси кабинетында белергә мөмкин. 50 миллион сумлык торак – чын хан сарае, аны бик бай кешеләр генә сатып алала. Законның асылы шунда: хан сарае сатып алырга акча табылган икән, димәк, салымын түләргә дә табылачак.
4) Сатып алынган фатирныкына караганда мәйданы зуррак булган башка фатирларда гаилә әгъзаларының милеккә хокукы 50 проценттан да күп булырга тиеш түгел. Ягъни, әгәр сез 100 квадрат метрлы өч бүлмәле фатир сатып аласыз икән, сезнең башка фатирларда гомум мәйданы 50 квадрат метрдан да күбрәк өлешегез була алмый.
Салым түләмәү хокукы тагын кемнәргә бирелә?
Түләү күләме алынган суммадан түгел, ә керемнән исәпләнә. Мәсәлән, сез өч миллион сумга фатир сатып алдыгыз һәм биш миллионга саттыгыз ди, ягъни сезнең табыш – ике миллион сум. Салым күләме 260 мең сум тәшкил итәчәк. Әмма түбәндәге очракларда аны түләргә кирәкмәячәк:
сез биш елдан артык шушы фатир милекчесе булган очракта. Әгәр сез күчемсез милекне мирас итеп алгансыз икән яки башка гаилә әгъзасы сезгә аны бүләк итсә – өч елдан артык;
әгәр сез фатирны сатып алгандагыга караганда арзанрак бәягә сатсагыз, әмма кадастр бәясенең 70 процентыннан да ким булмаган хакка. Мәсәлән, сез фатирны өч миллион сумга сатып алдыгыз ди. Әмма тиз арада акча кирәк булды, һәм сез аны 2,5 миллион сумга сатарга булдыгыз. Күчемсез милекнең кадастр бәясе даими үзгәреп тора, шуңа күрә бу елгы бәяне алырга кирәк. Безнең мисалда кадастр бәясе 3,57 миллион сумнан артмаса, салым түләмәячәксез (2,5 миллион сум – кадастр бәясенең 70 проценты).
Сез фатирны сатып алган хакка, әмма кадастр бәясенең 70 процентыннан да ким булмаган бәягә сатасыз. Ягъни, әгәр сез фатирны өч миллион сумга сатып алып, өч миллион сумга сатасыз икән, кадастр бәясе 4,28 миллионга кадәр күтәрелмәгән булса, салым түләмисез.
Фатир бушлай бирелгән булса, нишләргә?
Мәсәлән, сез фатирны мирас итеп яки бүләк рәвешендә алдыгыз, әлегә өч ел үтмәде, ә аны сатарга кирәк ди. Бу очракта нишләргә, сезнең аны сатып алуга чыгымыгыз чыкмады бит. Бу очракта керем күләмен бер миллион сумга киметәләр, ә керемгә салымны аермадан түләргә кирәк булачак.
Әйтик, сез фатирны өч миллион сумга сатасыз икән, салымны түбәндәгечә исәпләргә кирәк:
(3 000 000 – 1 000 000) × 13% = 260 мең сум.
Мондый салым аермасын елга бер тапкыр гына кулланырга мөмкин, һәм ул сатылачак фатирны күпме вакыт биләп торуыгызга бәйле түгел.
Азрак түләргә мөмкинме?
Әгәр дә фатир сатып алганда салым аермасын алу хокукыннан файдаланмагансыз икән, үзара исәп-хисап ясап, салымда экономияләргә мөмкин. Сез бюджеттан көткән акчаны түләргә тиешле салым күләменә киметәсез.
Һәр кешенең гомер эчендә бер тапкыр торак сатып алганда түләнгән салымның бер өлешен – күп дигәндә 260 мең сумны кире кайтару хокукы бар. Өстәвенә, бу сумманы, керемгә карап, өлешләп алырга да була. Мәсәлән, бу елны сезгә 50 мең сум кире кайтарылачак, киләсе елда – 70 мең һәм шулай бөтен акчаны алып бетергәнче. Әгәр сез инде салым аермасының бер өлешен куллангансыз икән, калган сумманы исәпләтә аласыз.
Мәсәлән, сез өч миллион сумга фатир сатып алып, аны биш миллион сумга сатасыз ди. Ике миллион сум табышның 13 проценты – 260 мең сум. Әгәр дә салым аермасын кулланмаган булсагыз, үзара исәп-хисап ясауга гариза бирә аласыз. Бу очракта сез берни дә түләмәячәксез. Салым суммасы 100 мең сум булганда, сезнең 160 мең сум вычетка (260 мең – 100 мең) хокукыгыз саклана.
Шул ук вакытта
«Пушкин картасы»н кулга төшерергә ашыгыгыз!
Ел азагына кадәр 14–22 яшьлек кешеләр «Пушкин картасы»н рәсмиләштереп, андагы 3000 сум акчаны файдалы сарыф итә ала. Киләсе елда картага биш мең сум киләчәк. Бу акчалар кушылмый: әгәр дә өч мең сумны быел тотынмасагыз, алар яначак.
Элегрәк язуыбызча, акчаны күргәзмәләрне, музейларны һәм махсус афишадан башка мәдәни чараларны барып карау өчен, ә 15 декабрьдән соң, Президент Владимир Путин боерыгына ярашлы, Рәсәй фильмнарына билетлар сатып алу өчен дә тотынырга мөмкин булачак.