Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, бу кош асраучы зур предприятиеләргә генә түгел, ә шәхси хуҗалыкларга да кагыла. Вакцина бюджет һәм предприятиеләр исәбенә сатып алыныр дип планлаштырыла. Яңа кагыйдәләр дә кабул ителгән, фермерлар һәм предприятиеләр аларга ярашлы вакцинацияләнгән кош-кортны һәм аларның йомыркасы белән итен дә сата алачак. Элек бу тыела иде.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел күрше Благовар районында кош гриппы ачыкланды, нәтиҗәдә, берничә торак пунктта карантин игълан ителеп, 100 меңгә якын кош юк ителде. Чишмә районының ике торак пункты – Үрге Тирмә һәм Слак авыллары әлеге вакытта күзәтү астында. Чөнки алар эпидемия нәтиҗәсендә аеруча зыян күргән, үрдәкләрне тулысынча юк иткән, ә казларга вакцина ясаган «Благовар кошчылык-токымчылык заводы»ннан 10 чакрым ераклыкта урнашкан. Әлеге предприятиегә авыру башланганчы үз партнерларына саткан йомыркаларны кире сатып алырга туры киләчәк. Биредә кош-корт санын тергезүгә якынча ике ел вакыт китәчәк.
Илшат Фәзрахманов билгеләп үтүенчә, Благовар районында кош-кортлары юк ителгән халык һәм шәхси эшкуарлар дәүләттән компенсация алачак.
Фото: https://pixabay.com/ru