

– Чыннан да, Арслан ветеринария участогы мөдире Хәмит Биктаһиров, Арслан авылында яшәүче кайбер кешеләргә арзан бәягә генә Баймак районыннан китерелгән сыер һәм ат ите тәкъдим итүләрен хәбәр итте. Ачыклануынча, алар халыкка итнең бер килограммын 300 сумнан сатарга уйлаган, ә базарда исә ул 100 сумга кыйммәтрәк тора. Без авыл халкы белән элемтәгә кердек, һәм алар безгә Баймак районыннан килгән эшмәкәрләрнең телефон номерын бирделәр. Сатучылар белән шалтыратып сөйләшеп булмады. Шуңа күрә авыл халкын әлеге итне сатып алмасыннар өчен кисәттек, чөнки терлекләрнең мал табибы тарафыннан тикшерелүе, һәм гомумән, карантин зонадан түгеллеге билгесез. Арытаба шунда ук Баймак ветеринария станциясе белгечләре белән элемтәгә кердек, аларга эшмәкәрләрнең безнең районда халыкка ит тәкъдим итеп йөрүе турында хәбәр иттек. Башкортстан Республикасы буенча ветеринария идарәлеге шулай ук төбәктәге ветеринария станцияләренә Баймак районыннан килүчеләрнең ит сатарга тырышуы турында хәбәр ителде, һәм бу мәсьәләне контрольгә алырга кирәк, – дип хәбәр итте Чишмә район ветеринария станциясе начальнигы Илшат Гәрәев.
Аның сүзләренә караганда, ветстанция бу хәлне күзәтеп тора һәм районга зарарланган ит кертмәү буенча чаралар күреләчәк. Ә Арслан ветеринария участогы белгечләре, үз чиратында, әлеге авыл Советының башка торак пунктларында яшәүчеләргә нодуляр дерматит таралган районнан китерелгән ит тәкъдим итүчеләр булса, аны алмаска һәм бу турыда кичекмәстән ветстанциягә хәбәр итәргә куштылар.