

Авыл биләмәләре, шулай ук шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклар сатып алучыларга үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк. Алардан ит ризыклары, бал, төрле яшелчә-җимешләр, шикәр комы, үсемлек мае, бәрәңге, печән, салам, ашлык һәм фураж, тирес сатып алырга мөмкин булачак.
Коронавирус таралуга юл куймас өчен, ярминкәне оештыручылар санитар-эпидемио-логик хәвефсезлек чараларын үтәргә, перчатка һәм битлек кияргә тәкъдим итә.
Ярминкә иртәнге 9да башлана.