Чишмэ
+13 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
29 Ноября 2021, 07:15

Кош гриппы күршеләргә зур зыян салды

Благовар районында кош гриппы сәбәпле, якынча 100 мең баш кош-корт юк ителәчәк.

Кош гриппы күршеләргә зур зыян салдыКош гриппы күршеләргә зур зыян салды
Кош гриппы күршеләргә зур зыян салды

Бу хакта Уфа «РосБизнесКонсалтинг» компаниясе ветеринария идарәлегенең хайваннар белән эш итү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Линар Җиһаншин хәбәр итте.

«Чишмә» гәзитендә, социаль челтәрләрдәге төркемнәребездә һәм сайтта хәбәр итүебезчә, «Благовар токымчылык-кошчылык заводы» җәмгыятендә һәм берничә торак пунктка якын урнашкан фермер хуҗалыкта йорт казлары һәм үрдәкләренең күпләп үлүе теркәлгән. Тикшерүгә тапшырылган анализлар ветеринария белгечләренең хәвефен раслады – алар кош гриппы сәбәпле үлгән. Инфекция таралган территориядә карантин игълан ителде, Чишмә районының да ике торак пункты (Үрге Тирмә һәм Слак) күзәтү астында, чөнки бу авыллар инфекция учагына якын урнашкан.

Токымчылык-кошчылык җәмгыятендә якынча 90 мең, фермер хуҗалыкта 8 мең, шәхси хуҗалыкларда мең ярым тирәсе кош-корт юк ителәчәк.

Линар Җиһаншин хәбәр итүенчә, вирусның арытаба да таралу ихтималлыгы зур.

Шул ук вакытта карантин зонасында авыру кошларны дәвалау, аларны һәм инкубациядәге йомыркаларын читкә чыгару, каурый һәм мамык әзерләү тыела. Чикләүләр кошлар белән контактта булган барлык терлек азыгын куллануга да кагыла. Чит кешеләргә бу территориягә керү тыела, автомобильләргә махсус чара үткәрү өчен генә керү һәм чыгу рөхсәт ителә.

Башкортстанда яшәүчеләргә йорт кошларын ябык биналарда тотарга, кыргый кошлар белән элемтәгә кертмәскә, сугымга үстерелгән булса, кичекмәстән чалырга киңәш ителә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кош гриппы күршеләргә зур зыян салды
Кош гриппы күршеләргә зур зыян салды
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас