Чишмэ
+25 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
27 Ноября 2021, 06:35

Авыручылар саны кими башлады

Бу көннәрдә коронавирус йоктыручылар саны 8 процентка кимегән. Соңгы атнада халыкның күпләп вакцина ясатуы йогынты ясагандыр, күрәсең.

Авыручылар саны кими башладыАвыручылар саны кими башлады
Авыручылар саны кими башлады

Гомумән, безнең район бу күрсәткеч буенча республикада алдынгы урында. Сишәмбе, 23 ноябрьгә, алынган мәгълүматлар буенча, районда барлыгы 34400 кеше вакцинацияләнгән, ягъни халыкның 80 процентына прививка ясау планы 106 процентка үтәлгән. Дүшәмбе көнне, мәсәлән, 225 кеше прививка эшләткән.

Шуңа да карамастан, әлегә чирләүчеләр саны югары булып кала – 200дән артык кеше, шул исәптән егермеләп бала. Алкин-2 авылы мәктәбендә ике сыйныф дистанцион укуга җибәрелде.

Узган тәүлектә илдә коронавирус белән авыруның 33 996 яңа очрагы ачыкланган. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Анна Попова хәбәр итүенчә, узган җиде көндә чирлеләрне ачыклау 2,5%ка кимегән. Шәхси лабораторияләр мәгълүматлары да уңай якка үзгәрә: өч атна эчендә илнең кайбер төбәкләрендә «ДНКОМ» лабораториясе алган уңай ПЦР-пробалар 13тән 6 процентка кадәр кимегән, дип хәбәр итә https://news.mail.ru/.

Әмма, әлегә шатлану өчен сәбәп аз. Әйтик, күмәк иммунитет дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле (бүген оператив штабта хәбәр итүләренчә, илдә күмәк иммунитет дәрәҗәсе 50%тан бераз югары), Рәсәйдә вирус таралу дәвам итеп, яңа дулкын декабрь аенда үк башланырга мөмкин, дип саный экспертлар.

Безнең районда чирләүчеләр азрак булыр, дип өметләнәсе генә кала. Тик моның өчен вакцина ясатуны һәм ревакцинацияне дәвам итәргә кирәк, арытаба үсмерләргә һәм балаларга да прививка эшли башлау ихтимал (Израильдә 23 ноябрьдә 5–11 яшьтәге балаларны вакцинацияләү башланды – аларга зур кешеләргә кадаган дозаның өчтән бер өлеше тиеш). Экспертлар фикеренчә, пандемиядән башка төрле чыгу юлы юк.

Авыручылар саны кими башлады
Авыручылар саны кими башлады
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас