

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Благовар районында карантин кертү турындагы указга кул куйды һәм Языково авылында җаваплылыгы чикләнгән «Благовар токымчылык-кошчылык заводы» җәмгыяте территориясендә, Домбровка авылында, Благовар районының Коб-Покровка авылында хосусый эшкуар У. М. Әминев кошчылык фермасында кош гриппы эпидемиясе таралуын игълан итте. Әлеге вакытта Чишмә районының Калмаш һәм Слак авыллары территорияләре күзәтү астында, чөнки бу авыллар күрше төбәктән 10 чакрым радиуста урнашкан, шулай ук Благовар районының Бәрсүән, Башбүләк, Баштирмә, Викторовка, Зур Бүләк, Күгүл, Кызыл Чишмә, Слакбаш, Табылдык, Кашкалаша, Мирный, Самарино, Такчура, Таң, Троицк, Ямакай торак пунктлары аерым контрольдә.
БР Ветеринария идарәлеге мәгълүматлары буенча, 18 ноябрьдә кош гриппы «Благовар токымчылык-кошчылык заводы»ның үзәк һәм Домбровский бүлекчәләрендә, шулай ук Коб-Покровка авылында Урал Әминевның кошчылык хуҗалыгында табылган. Бу хуҗалыклардан алынган патологик материал диагнозны билгеләү өчен Башкортстанның фәнни-производство ветеринария лабораториясенә китерелгән, анда А гриппы вирусы ачыкланган. Владимир шәһәрендә – «Бөтенрәсәй хайваннарны саклау фәнни-тикшеренү институты» федераль дәүләт бюджет учреждениесендә дә вирус төре – Н5 расланган.
БР Ветеринария идарәлеге Благовар районында кош гриппы барлыкка килу сәбәпле гадәттән тыш ведомствоара комиссиянең ашыгыч утырышын үткәрде, кош гриппы учакларын юк итү һәм чир таралуга юл куймау максатында чаралар планы эшләнде. Вирус барлыкка килү сәбәбе – синантроп кошлар.
Кош гриппы беренче тапкыр Башкортстан территориясенә октябрь аенда үтеп кергән иде, ул вакытта Туймазы районында «Алтын Каз» фермер хуҗалыгы зыян күрде. Инфекция таралуга юл куймау чаралары барышында Николаевка һәм Бишкурай авылы биләмәләренең җиде торак пунктында яшәүчеләрнең 1 426 баш кош-корты, «Алтын Каз» хуҗалыгында 7 меңнән артык каз һәм 2 меңләп күркә юк ителде.
Кош-корт асраучыларга кош гриппын юк итү өчен чара күрергә тәкъдим ителә. Моңа кадәр киңәш ителгәнчә, беренче чиратта, бөтен кошларны абзарларга ябып тотарга һәм кыргый кошлар белән элемтәгә керүгә юл куймаска, елга-күл буйларына чыгармаска кирәк. Билгесез кешеләрдән мал азыгы һәм кош-корт сатып алмаска, сугымга үстерелгән кошларны кичекмәстән суярга киңәш ителә. Кошлар үлә башласа яки чир билгеләре табылса, ветеринария хезмәтен чакыртырга кирәк. «Кызу линия» телефоны – 8-800-775-5828 буенча ветеринария белгечләре белән элемтәгә керергә, сораулар бирергә мөмкин (шалтырату бушлай).