Чишмэ
+21 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
20 Ноября 2021, 04:37

Башкортстанда анализлар яңача эшләнәчәк. Бу хакта нәрсәләрне белү зарур?

Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин кечкенә шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен дә, авыл халкы өчен дә анализлар тапшыру процедурасын шактый гадиләштерәчәк боерыкка кул куйды. Моңа бәйле иң төп һәм мөһим яңалыклар белән таныштырабыз.

Башкортстанда анализлар яңача эшләнәчәк. Бу хакта нәрсәләрне белү зарур?Башкортстанда анализлар яңача эшләнәчәк. Бу хакта нәрсәләрне белү зарур?
Башкортстанда анализлар яңача эшләнәчәк. Бу хакта нәрсәләрне белү зарур?

Башкортстанда медицина анализларын ясау структурасы тулысынча үзгәрде. Хәзер анализны дәваханәдә яки поликлиникада кулдан түгел, ә үзәкләштерелгән рәвештә – заманча үтә тиз һәм үтә төгәл аппаратларда ясыйлар. Алар республиканың зур лабораторияләренә сатып алынды. Уңай яклары һәм өстенлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

 

1. Беркая да барасы түгел 

Белергә кирәкле мәгълүматлардан иң мөһиме: әйе, беркая да барасы түгел. Кан һәм башка анализларны тапшырырга һәркем элеккечә үз поликлиникасына йөреячәк! Әмма моңа кадәр урыннарда иң гади анализлар гына ясалды. Әгәр табиб гомум кан анализыннан катлаулырагын тәгаенләсә, мәсәлән, антитәнчекләргә яки гормоннарны тикшерүгә анализ тапшырырга, район үзәгенә яки якындагы шәһәргә, хәтта Уфага барырга кирәк иде. Ә аеруча катлаулы очракларда, мәсәлән, сирәк генетик тест ясау яки иммуногистохимик анализлар тапшыру өчен Мәскәүгә очарга һәм шунда нәтиҗәләрне көтәргә кирәк булды.

Хәзер барысы да башкача. Табиб кирәкле анализларны билгели, сез үз поликлиникагызга яки ФАПка киләсез дә кан тапшырасыз. Пробирканың уникаль штрих-коды бар. Лаборант штрих-кодны сканерлый һәм сезнең номерны теркәп куя. Арытаба пробирканы якындагы лабораторияләрнең берсенә алып баралар. Лаборант пробиркаларны ячейкаларга урнаштыра һәм машина бөтен анализларны үзе ясый. Нәтиҗәләр бердәм мәгълүматлар базасына керсен өчен һәр кодны тагын бер кат сканерларга кирәк булачак.

Бу сыйфатлы һәм хәвефсез. Машина анализларны бутауга юл куймый, исәп-хисапта ялгышмый һәм «чәй»гә тәнәфес тә ясамый. Ягъни кеше факторы, хаталар булу ихтималлыгы бу очракта юк дәрәҗәсендә. Мондый машиналар күп кирәкми – бөтен республикага берничә данә җитәчәк, егәрлекләре шундый мөмкинлек бирә.

 

2. Анализлар саны артты. Һәм алар бушлай! 

Яңа җиһазлар ярдәмендә дәүләт поликлиникаларында эшләргә мөмкин булган анализлар исемлеге ун тапкырга (!!!) арткан – 40тан 440ка кадәр. Аларның күбесе дәүләт гарантияләре программасына кертелгән, ягъни кешеләр өчен бушлай эшләнә. Беренче чиратта бу диагноз куяр өчен авыруны ачыклау максатында тапшырылган анализларга кагыла. Хәзер район табибы сезгә элек эшләп булмаган анализны билгели ала һәм аның өчен тулысынча дәүләт түли.

Аллергия реакцияләрен диагностикалау, аутоиммун анализлар, җенси юл белән бирелгән инфекцияләргә тест ясау һәм кайбер башка анализлар гына искәрмә булып тора.

Яңа җиһазлар исәбенә анализлар алу сыйфаты күпкә яхшырган, ә аларның бәясе (дәүләт өчен) сизелерлек кимегән. Ягъни хәзер шул ук акчага шәхси клиникалардагы кебек сыйфатлы итеп күбрәк проба ясарга була.

 

3. Барысы да электрон төрдә, шуңа күрә югалмаячак

Бик мөһим яңалык – бердәм мәгълүматлар базасы. Хәзер «анализ алырга» чиратта торырга, кәгазьне сакларга, аны карточкага ябыштырырга, башка белгечкә күрсәтер өчен каядыр алып барырга кирәкми. Болар барысы да үткәндә калды. Хәзер анализларның һәм тикшеренүләрнең нәтиҗәләре бердәм мәгълүматлар базасына урнаштырыла һәм аны республиканың һәм илнең сез мөрәҗәгать иткән теләсә кайсы табибы күрә ала.

Бу менә ничек эшли: әйтик, шартлы рәвештә Вася дип алыйк, Сибайда яши ди. Табиб аңа анализ билгели. Моңа кадәр Вася аның артыннан Уфага барыр, кунып чыгар өчен фатир эзләр, икенче көнне нәтиҗәләрне алып кире Сибайга кайтыр иде. Хәзер исә Вася үз поликлиникасына бара, кан тапшыра, ә икенче көнне үз табибына кабул итүгә килә – нәтиҗәләр инде компьютерда була.

Әйткәндәй, нәтиҗәләр белән сез үзаллы да таныша аласыз! Моның өчен телефонга «КВрачу» бушлай кушымтасын күчерегез яки «Единый медицинский портал»га керегез һәм теркәлү үтегез. Сезгә «Дәүләт хезмәтләре» порталында расланган язылу кирәк булачак. Сайтта расписаниене карап, теләсә кайсы табибка яки вакциналануга язылырга, ә «Медкарта» бүлегендә үз анализларың һәм тикшеренүләр нәтиҗәлә-ре белән танышырга мөмкин. Сынап карагыз – бу бик уңайлы.

 

4. Анализ тапшыру өчен фельдшерлар һәм акушерлар да юллый ала

Гади кешеләрнең тормышын җиңеләйтәчәк тагын бер мөһим яңалык: хәзер ФАПта фельдшер яки акушер дәвалаучы табиб булса, ул кирәк санаган теләсә кайсы анализны тапшырырга юллама бирә ала. Анализларны кеше яшәү урыны буенча, ягъни якындагы поликлиникада яки дәваханәдә тапшыра.

 

 

МӨҺИМ СОРАУ

Коронавируска анализлар да үзәкләштерелгән булачакмы?

Әйе, шул исәптән коронавируска анализлар да үзәкләштерелгән рәвештә башкарыла. Башкортстанда коронавируска тикшеренүләр үткәрү хокукы булган сигез – федераль, Сәламәтлек саклау министрлыгының – уналты һәм сигез шәхси лаборатория эшли. Схема гадәти анализлар тапшыргандагы кебек: бер урында алалар, үзәкләштерелгән рәвештә тикшерәләр, нәтиҗәне кешеләр үзләренең шәхси кабинетларында күрсен өчен мәгълүматны медицина базасына һәм Дәүләт хезмәтләре порталына урнаштыралар.

Башкортстанда анализлар яңача эшләнәчәк. Бу хакта нәрсәләрне белү зарур?
Башкортстанда анализлар яңача эшләнәчәк. Бу хакта нәрсәләрне белү зарур?
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас