Чишмэ
+22 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
17 Ноября 2021, 06:40

Радий Хәбиров Чишмә районына эш сәфәре белән килде

Яшь буынны армиядә хезмәт итүгә әзерләү буенча «Патриот» паркы мәйданчыгы 2024 елда эшли башлаячак, ә тәүге җыеннар, төп корпусны ремонтлау тәмамлангач, 2022 елның җәендә үткәрелер, дип ниятләнә.

Радий Хәбиров Чишмә районына эш сәфәре белән килдеРадий Хәбиров Чишмә районына эш сәфәре белән килде
Радий Хәбиров Чишмә районына эш сәфәре белән килде

Аның янында 2021 елның августында Уфада үткән һөнәри осталык буенча «WorldSkills Russia» милли чемпионатыннан калган зур чатыр корып куелачак.

Республика Башлыгының Алкин-2 авылына эш сәфәре барышында элекке хәрби часть территориясендә хәрби-патриотик парк төзү турында фикер алышканнар иде.

Ә 2021 елның маенда Радий Хәбиров яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча «Авангард» укыту-методик үзәкләр булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты. Рәсәй Президенты Владимир Путин кушуы буенча, 2024 елда шундый үзәкләрне барлык төбәкләрдә дә оештыру планлаштырыла.

Башкортстанда ул 2020 елның августында Республиканың туризм, крайны өйрәнү һәм экскурсияләр үткәрү балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында оештырылды. Ул районда «Патриот» паркын төзү эшләре тәмамланганнан соң үз эшен дәвам итәчәк.

Агымдагы елның 13 ноябрендә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин паркны карап йөргәндә Радий Хәбировка мәйданчыкта балалар һәм үсмерләр өчен яшәү мөмкинлеге булган уку корпусының үзгәртеп корылачагы турында сөйләде. Аның янында плац, ашханә, ату үзәге һәм каршылыклар полосасы, физкультура-савыктыру комплексы урнашачак.

Республика бюджетыннан әлеге объектны үзгәртеп коруга 271,9 млн сум акча бүленгән. «Патриот» паркы ачылганнан соң ел

дәвамында төрле яшьтәге мәктәп укучыларының хәрби-патриотик сменалары, шулай ук югары сыйныф укучыларының өйрәнү-күнегүләр үткәрү җыеннары үткәреләчәк. Моннан тыш, аның территориясендә «Партизаннар авылы» тарихи-мемориаль комплекс һәм хәрби техника музее урнашачак, анда теләге булган һәркем килә алачак.

Башкортстан Башлыгы объектларның күп өлешен үзгәртеп кору буенча зур эш башкарасы бар, дип билгеләп үтте. Рәсәй Оборона министрлыгының республикага кирәкле инфраструктураның бер өлеше булган зур мәйданчыкны бирүе куанычлы хәл. Шуның аркасында 2024 елда биредә зур патриотик үзәк булдырылачак.

– Анда уку бүлмәләре, хәрби һәм спорт объектлары, ял итү зоналары һәм мемориаль комплекс булачак, – диде Радий Хәбиров. – Тәүге җыеннарны 2022 елда үткәрергә ниятлибез. Ә киләчәктә бирегә профильле сменаларда катнашучылар, актив ял итәргә яратучылар, балалы гаиләләр, туристлар киләчәк.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Патриот» паркы мәйданчыгында Чишмә районы җитәкчелеге белән «Алкин» шифаханәсе территориясендә мәктәп төзү мәсьәләсе буенча да фикер алышты. Муниципалитет башлыгы Ришат Мансуров авыл балаларының районның башка мәктәпләренә укырга йөрүе турында сөйләде. Шул ук вакытта мәктәп автобуслары М5 федераль трассасында йөри, ә бу юл-транспорт һәлакәтләре хәвефе белән бәйле.

Радий Хәбиров республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына типик проект нигезендә әлеге авылда яңа мәктәп проектын эшләү һәм төзү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Уңай хәл ителгән очракта, объект 2022 елда төзелә башлаячак.

Радий Хәбиров Чишмә районына эш сәфәре белән килде
Радий Хәбиров Чишмә районына эш сәфәре белән килде
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас