Чишмэ
+14 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
16 Ноября 2021, 10:55

Шикәр чире: дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше

14 ноябрь – Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне. Бу көн – шикәр чире диагнозы куелган кешеләрнең проблемалары турында сөйләшү өчен яхшы форсат.

Людмила Габитова: шикәр чире белән авыручылар табибка күренеп торырга тиешЛюдмила Габитова: шикәр чире белән авыручылар табибка күренеп торырга тиеш
Людмила Габитова: шикәр чире белән авыручылар табибка күренеп торырга тиеш

Чишмә район дәваханәсенең табиб-эндокринологы Людмила Габитовага кабул итүгә керергә чиратта торганда анализ бирү өчен юллама алырга килгән яшь кенә хатын белән сөйләшеп киттем. Аңа әле 36 яшь, 34 яшендә авырый башлаган, ике ел инде исәптә тора. Табиб-эндокринолог мәгълүматларына караганда, Чишмә районында андыйлар саны – 1515 кеше.

– Әйе, авыру яшәрә бара, – диде югары категорияле табиб Людмила Алексеевна. – Безнең пациентлар арасында яшьләр, хәтта балалар да бар. Үзегез дә артык авырлыктагы кешеләрнең күп булуын күреп торасыздыр. Өстәвенә, халык арасында аз хәрәкәтле тормыш рәвеше алып баручылар күп. Ә бит симерү шикәр чирлеләр саны артуның җитди факторы булып тора.

Якын туганымның әлеге чир белән авыра башлавына 14 ел. Ул тәү тапкыр табибка көчле стресстан соң хәлсезләнүенә һәм тәне кычытуга зарланып барган. Тикшерә башлагач, канындагы шикәр дәрәҗәсенең 17 ммоль/л билгесенә кадәр күтәрелүе ачыкланган (шикәр диабеты канда глюкоза күрсәткеченең кимендә ике тапкырга: ач карынга плазмадагы дәрәҗә – 7 ммоль/л яисә күбрәк, яки көн уртасында 11 ммоль/л – яки күбрәк булган очракта билгеләнә). Ярый әле ул үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнмәгән, табиб-эндокринологның киңәшләренә колак салып, шикәр дәрәҗәсен киметүче препаратлар кабул иткән.

Кызганычка каршы, күпләр үз диагнозын белгәч, «искиткеч яхшы дарулар» белән дәваланучы кешеләр белән киңәшләшә башлыйлар. Шуңа күрә табиб-эндокринолог кабинетында шикәр чире белән яңа гына авыручыларга гына түгел, теләге булган һәркем өчен лекцияләр оештырыла.

Шикәр диабетын дәвалауда төп максат – кандагы глюкозаны даими рәвештә табиб тәкъдим иткән дәрәҗәдә тоту. Ә моңа препаратлар һәм дөрес туклану, физик йөкләнешләр, кандагы глюкоза дәрәҗәсен даими контрольдә тоту ярдәм итәчәк. Людмила Алексеевна сүзләренә караганда, соңгы вакытта дарулар белән тәэмин итүдә өзеклекләр була.

Танышым әйтүенчә, диабет белән авыручыларга күбрәк яшелчәләр – кыяр, помидор, кәбестә һәм фасоль ашарга кирәк. Аның өстәлендә һәрвакыт пешкән кызыл чөгендер, кишер була, еш кына ботка ашый (солы һәм карабодай боткасы аеруча файдалы).

– Барысын да, әмма чамалап кына ашыйм, – ди ул. – Шикәр кулланмасам да, аз күләмдә кайнатмадан һәм балдан баш тартмыйм. Күп йөрергә тырышам, бик теләп бакчада эшлим.

Шикәр чире: дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше
Шикәр чире: дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас