Чишмэ
+14 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
14 Ноября 2021, 04:19

Башкортстанда вакциналанучылар арасында 13нче айфоннар һәм 100 мең сум уйнатылачак. Аларны ничек кулга төшерергә?

Башкортстанның эре сәүдә үзәкләре юмартлыгы буенча моңа кадәр күрелмәгән «Без бергә» акциясе башлану турында игълан итте. Аның барышында йөзләгән кыйммәтле приз, шул исәптән күптән түгел сатуга чыккан 13нче айфоннарны таратачаклар. Түбәндә шушы хакта тулырак мәгълүмат бирәбез.

Башкортстанда вакциналанучылар арасында 13нче айфоннар һәм 100 мең сум уйнатылачак. Аларны ничек кулга төшерергә?Башкортстанда вакциналанучылар арасында 13нче айфоннар һәм 100 мең сум уйнатылачак. Аларны ничек кулга төшерергә?
Башкортстанда вакциналанучылар арасында 13нче айфоннар һәм 100 мең сум уйнатылачак. Аларны ничек кулга төшерергә?

Бу уфалылар өчен генәме?

Юк, коронавируска каршы прививка ясаткан, моны раслаучы QR-код яисә авырып савыкканлык турында махсус код алган, шулай ук сәүдә үзәкләренә керергә хокукы булган, республикада яшәүче һәр кеше әлеге акциядә катнаша ала. Әгәр сез зур приз отасыз икән (әлбәттә, отачаксыз, сездән башка тагын кем), Башкортстан пропискасын, вакытлыча теркәлү турындагы белешмәне яки торак арендалау килешүен күрсәтергә кирәк булачак.

 

Ничек катнашырга?

Теркәлү бик гади.

– www.ВместеУфа.рф сайтына керегез

һәм «Принять участие» төймәсенә басыгыз.

QR-кодны бастырып чыгарырга яки аны компьютерда ачарга, һәм телефон аша теркәлергә тәкъдим итәбез. Без тикшердек – шулай уңайлырак, чөнки кодны сканерларга туры киләчәк, ә компьютердан бу уңайсыз.

– «Регистрация» төймәсенә басыгыз һәм кесә телефоны номерын языгыз. Бу гамәлдәге номер булырга тиеш: аңа пароль киләчәк һәм, җиңгән очракта, сезгә шул номерга шалтыратачаклар.

– QR-кодыгызны сканерлагыз. Мөһим момент: код бер телефон номерына гына бәйләнә. Аңа бөтен гаиләне һәм дустыгызны теркәп булмый.

– «ОК» язылган төймәгә басыгыз һәм смс-хәбәр көтегез, сезгә пароль һәм уникаль код киләчәк. Пароль сайтка керү өчен кирәк. Логин сезнең телефон номеры булачак. Уникаль кодны акция булган урында приз яки ташлама алу өчен күрсәтергә кирәк булачак.

– Шушы мизгелдән сез акциядә катнашучы! Уңышлар. Акция 31 декабрьгә кадәр барачак.

– Шулай ук Уфаның барлык сәүдә үзәкләрендә ачылучы вакциналау пунктларында да теркәлергә мөмкин.

 

Кыйммәтле приз оту өчен нәрсә дә булса сатып алырга кирәкме?

Юк, берни дә сатып алырга кирәкми, сез үз кодыгызны кертәсез һәм тыныч кына бүләк уйнатуны көтәсез. Теркәлү факты үзе үк сезне катнашучы итә. Әмма призлар уйнатудан тыш акциядә катнашучы кибетләр өстәмә рәвештә бик яхшы ташламалар һәм бүләкләр дә ясый. Кемдер – 10, кемдер 30 процент ташлама ясый, өченчеләр теркәлгән катнашучыларга бүләкләр һәм бизәнү әйберләре бүләк итә.

Зур ташлама эшләнгән товарлар һәм хезмәтләр исемлеген сайтның «Товарлар һәм хезмәтләр каталогы» бүлегендә яки сәүдә үзәкләренең мәгълүмати өстәлендә карарга мөмкин.

 

Нинди бүләкләр булачак?

Акция барышында анда катнашучылар арасында түбәндәге призлар уйнатылачак:

– 100 мең сумлык өч бүләк картасы;

– биш iPhone 13 телефоны;

– 500 сертификат һәм сәүдә үзәкләре каршындагы аквапаркларга, кинотеатрларга, рестораннарга чакыру билеты.

Призларны уйнату www.ВместеУфа.рф сайтында катнашучыларның теркәлгәндә күрсәтелгән кесә телефоннары номерларын очраклы рәвештә сайлап алу ысулы белән онлайн узачак. Җиңүчеләр турында мәгълүмат шулай ук сайтта булачак (кесә телефоны номерының соңгы 4 саны). Номерыгыз җиңгән очракта, сезнең белән бәйләнешкә кереп бүләкне кайда һәм ничек алырга кирәклеге турында аңлатачаклар. Тулырак мәгълүматны 8-927-962-2760 телефоны буенча бирәчәкләр, эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин.

Сертификатлар уйнатуда чикләнмәгән санда катнашырга һәм отарга була, ә менә 100 мең сумлык картаны яки айфонны бер тапкыр гына отарга мөмкин.

Дөрес булмаган телефон күрсәтсәң, яки номерда хаталансаң, нишләргә?

Мөмкин кадәр тизрәк 8-927-962-2760 телефоны буенча техник ярдәмгә шалтыратыгыз, яки vmesteufa@wptt.ru почтасына хат җибәрегез. Дөрес кертелмәгән номерны яки хаталы язылган номерны күрсәтеп хәбәр итегез.

 

Ә БУ ВАКЫТТА

Табиблар ялган вакциналануны ачыкларга өйрәнде

«Спутник V»ны эшләгән Гамалея үзәгендә коронавирустан вакциналануның чынлыгын ачыкларга ярдәм итүче тест булдырулары турында җиткерделәр. Тест табигый мохиттә кешедә бик сирәк очраган, әмма вакцинада кулланылган аденовирусны таный. Ягъни, реанимациягә эләккән кеше вакциналанган булуы турында белдерә, әмма шул ук вакытта аның күрсәтелгән аденовируска каршы антитәнчекләре юк икән, димәк, сертификатының чынлыгын шиккә алу өчен җитди нигез бар.

Федераль мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, киләсе елда кешеләрнең чыннан да вакциналанганмы-юкмы икәнен белү өчен киңкүләм тест узачак. Беренче чиратта ул түрәләргә, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр һәм дәүләт компанияләре хезмәткәрләренә кагылачак.

Вакциналанулары турында ялганлаучылар Рәсәй Җинаять кодесының 327нче («Ялган документлар ясау») һәм 236нчы («Санитар-эпидемиология кагыйдәләрен бозу») маддәләре буенча җинаять җаваплылыгына тарттырылачак. Ә бу биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү дигән сүз.

Шушы көннәрдә билгеле булуынча, «Росздравнадзор» Тикшерү комитетына һәм прокуратурага прививкага каршы кампаниядә катнашучы гражданнар турында белешмәләр бирү турында күрсәтмә алган, аерым игътибар үзәгендә исә прививкага каршы табиблар булачак. Бу хакта «Росздравнадзор» хатына сылтама белән «Медвестник» яза. Аларга карата Рәсәй Җинаять кодексының 207.1 һәм 207.2 маддәләре буенча «Гражданнарның гомеренә һәм иминлегенә янаучы хәлләр турында белә торып ялган мәгълүмат тарату», шул исәптән авыр нәтиҗәләргә китереп эшләр кузгату планлаштырыла. Аның буенча максималь җәза – биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү.

 

СҮЗ – АКЦИЯНЕ ОЕШТЫРУЧЫЛАРГА

– Без моны сезгә, сатып алучыларга, шәхси QR-кодларыгызны күрсәтеп, битлекләрдә йөргәнегез, ягъни сәүдә үзәкләре тиз арада – гадәти графикка, ә бирегә килүчеләр уңайлы шопингка әйләнеп кайтсын өчен кирәк булганның барысын да эшләгәнегез өчен рәхмәт йөзеннән эшлибез, – ди оештыручылар.

Башкортстанда вакциналанучылар арасында 13нче айфоннар һәм 100 мең сум уйнатылачак. Аларны ничек кулга төшерергә?
Башкортстанда вакциналанучылар арасында 13нче айфоннар һәм 100 мең сум уйнатылачак. Аларны ничек кулга төшерергә?
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас