Чишмэ
+20 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
12 Ноября 2021, 09:52

«Чишмә» – чишмәлеләр өчен гәзит

Бүген район күләмендә чыгучы «Родник плюс»-«Чишмә» гәзитенең 90 еллык юбилее. Хәзерге заманда мәгълүмат алу ысуллары күп, әмма район гәзите – ул шушы төбәктә туып-үскән һәм яшәгән кешеләр турындагы басма, анда һәркайсыбызга якын булган, безне кызыксындырган хәлләр турындагы мәкаләләр урын ала...

«Чишмә» – чишмәлеләр өчен гәзит«Чишмә» – чишмәлеләр өчен гәзит
«Чишмә» – чишмәлеләр өчен гәзит

«Республика Башкортостан» Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе Чишмә мәгълүмат үзәгенең баш мөхәррире Урал Мирхазиян улы Нуриманшин төбәкнең иң тәҗрибәле журналистларының берсе. Үзенең карьерасын ул гәзит хәбәрчесе буларак башлаган. Илдәге катлаулы чорда да тормыш принципларына, каләменә тугры калып, үз карашын белдереп көнүзәк темаларга мәкаләләр язган, шуның белән хөрмәт яулаган һәм үз һөнәренең остасына әйләнгән. 

Район гәзите редакциясенең уңышлы эшләве, финанс-хисап базасы тулысынча хисапчы Рәзилә Мирхади кызы Якупова иңнәренә төшә. Ул элек һәм хәзер эшләгән хезмәткәрләр турында җылы сүзләр һәм тирән ихтирам белән искә ала. Алар турында автобиографик мәгълүматларны гына түгел, ә хәбәрчеләрнең нинди мәкалә язганнан соң гәзит укучылар күңелендә урын алуын да белә. Ул күп еллар Чишмә редакциясенә тугры булып кала, хәзер исә дүрт район редакциясенең финанс эшен алып бара, бу аның югары дәрәҗәдәге һөнәрилеге турында сөйли.

Гәзиттә басылып чыгачак мәкаләләрне урнаштыру, йөзләгән кадрлар арасыннан кирәкле фотографияне сайлау, сүзләрнең дөрес язылышын тикшерү һәм һәр санны вакытында басмага тапшыру – бу безнең верстка буенча инженерларыбыз һәм корректорларыбыз казанышы. Альбина Зинур кызы Мостафина һәм Лиана Тимергали кызы Усманова – үз эшенең осталары, югары квалификацияле белгечләр, аларның кулыннан килмәгән эш юк, техника гына сынатмасын.

Айсылу Хатмулла кызы һәм Люция Ягъфәр кызы сүзләр һәм җөмләләр белән оста эш итә, чөнки алар тәрҗемәче һөнәрен үз иткән. Рус телендә язылган мәкаләне тиз арада татарчага тәрҗемә итү серен безнең редакциядә алар гына белә. Һәр язучы да тәрҗемәче булып эшли алмый. Тәрҗемәчеләргә мәкаләнең эчтәлеге үзгәрмәсен, автор язган стилистик формалар бозылмасын өчен күп көч салырга туры килә. Айсылу Габидуллинаны өлкән буын урындагы радио дикторы буларак та хәтерли. Ә Люция Улямаеваның редакциядә эш стажы 30 елдан артып киткән. Район гәзитенә мәхәббәт аңа гомер буе редакция белән хезмәттәшлек иткән һәм авыл хәбәрчесе булган әнисе Әминә Мөхәррәмовадан килгәндер, мөгаен.

Авыл хуҗалыгы һәм район икътисады турындагы мәкаләләрне оста итеп язуда Николай Васильевич Покотилога тиңнәр юк. Ул нинди генә район басмаларында тәҗрибә тупламаган.

Күп еллар республика күләмендә нәшер ителүче иҗтимагый-сәяси «Панорама Башкортостана» журналында мөхәррир урынбасары булып эшләгән. Лаеклы ялга чыкканнан соң тәҗрибәле журналистны элек эшләп киткән район гәзитенә эшкә чакырганнар, чөнки биредә ул үз кеше.

Гүзәл Рафаэль кызы Ибраева озак еллар авыл мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын, башкорт телен укыткан, кыскартуга эләк-кәннән соң берничә ел Башкорт аграр колледжында эшләгән. Редакциядә филологка җаваплы эшләрне ышанып тапшыралар, ул бик теләп очерклар яза – бу эштә аңа тиңнәр юк. Гәзиттә урын гына бир, районда яшәүче барлык кешеләр турында кызыксынып укырлык, мавыктыргыч мәкаләләр язарга әзер ул.

Күптән түгел безнең редакциягә Дилбәр Равил кызы Хәмитова эшкә килде, ул яңа эш башлаучы белгеч түгел – моңа кадәр республиканың «Юлдаш» һәм «Башкортостан радиосы»нда яңалыклар бүлегендә хәбәрче булып эшләгән, иҗтимагый-сәяси программалар алып барган. Ул тәүге айларда ук иҗади сәләткә ия булган, инициативалы журналист, үзен тулысы белән эшкә багышлаган кеше буларак күрсәтте. Аерым алганда, безнең социаль челтәрләрдә төрле бәйгеләрне ул оештыра, әбунәчеләр белән аралаша.

Дзюдочы, футболчы, мәктәп укучысы һәм студент, әгәр дә кирәк булса ул шулай ук район буенча гид та була ала... Районның мәдәни тормышы, спорт ярышлары, балалар һәм яшьләр катнашлыгындагы төрле чаралар яшь хәбәрчебез Элина Ибраһимова-ның игътибарыннан читтә калмый.

Хәбәрчене аяклары ашата, диләр, әмма шоферыбыз Мәүлет абый Баһаветдинов безне бер дә җәяү йөртми, кирәк җиргә җилдереп кенә илтеп куя. Аны юлсызлык та, кышкы салкын һәм җәйге челлә көннәр дә куркытмый. Басуга, авыл эшчәннәре янына барып интервью алырга кирәк икән – рәхим ит. Ә күпме кызыклы вакыйгаларны белә, санап бетерерлек түгел. Күпләр аның белән ашыгыч медицина ярдәме машинасында, аннары Куйбышев тимер юлының Дим дис-танциясендә эшләгән чордан ук таныш.

«Родник плюс»-«Чишмә» редакциясе хезмәткәрләре, бернигә карамастан, тугры булып калган гәзит укучыларыбызга, безгә хатлар язучы, үз авылларындагы яңалыклар белән уртаклашучы каләм осталарына, Чишмә районы хакимиятенә һәм оешмалар җитәкчеләренә гәзит белән хезмәттәшлек итүләре өчен зур рәхмәт белдерә.

«Чишмә» – чишмәлеләр өчен гәзит
«Чишмә» – чишмәлеләр өчен гәзит
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас