

Соңгы елларда мин авыр тормыш хәлендә калган кешеләр белән эшлим. Аларның проблемаларын хәл итү, булышу өчен еш кына башкаларны да җәлеп итәргә кирәк. Шунсы игътибарга лаек, «Кемгә дә булса ярдәм кирәкмиме, сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларның яки өлкәннәрнең адресларын бирегез, психологик ярдәм кирәк түгелме?» дип мөрәҗәгать итүчеләр күп. Ярдәм итәрбез, диләр! Мондый тәкъдимнәр еш була. Менә бит ул – волонтерлар. Алар, риясыз булышырга әзер булган ирекле ярдәмчеләр, тулы бер армия булды, дип әйтергә мөмкин.
Бердәм волонтерлык хәрәкәтенә үсмерләрне, бигрәк тә, авыл җирендә яшәүче балаларны җәлеп итү минем өчен өстенлекле бурычларның берсе булып тора.
Авыл балалары мөһим булган кадәр тормыш тәҗрибәсе алалмый: кайбер торак пунктларда мәдәният йортлары юк, мәктәпләр ябылган... Ә бу вакытта район үзәкләрендә, шәһәрләрдә яшәүче яшьтәшләре кызыклы түгәрәкләргә, спорт секцияләренә йөри ала. Хәзер инде 9нчы сыйныфны тәмамлаган балаларның күбесе шәһәргә китеп берәр колледжда укуын дәвам итә, начар юлга кереп киткәннәре дә бар. Ә шәһәр җирлегендә язылмаган кагыйдәләр һәм законнар хөкем сөрә, кайвакыт балалар аяусыз мохиткә эләгә, 15–16 яшьлекләрнең күбесе моңа бөтенләй әзер түгел. Шуңа күрә без үсмерләргә үз принципларын үзгәртмичә хыялларын тормышка ашырырга, кайда гына булсалар да ныклы булырга, шәхес булып калырга, хәтта лидер булырга ярдәм итәчәк проектлар әзерләдек...
Тиздән район гәзите укучыларына идеяләребез турында төгәлрәк язарбыз.
Аерым алганда, үсмерләр волонтерлык нигезләрен өйрәнәчәкләр. Алар үз авылларында балалар өчен остазлар булачак та инде. Башлангыч сыйныф укучыларын да үз сафларыбызга алырга ниятлибез. Ни өченме? Чөнки бер көндә генә волонтерга әйләнеп булмый. Алар ялгыз яшәүче өлкәннәрне шефлыкка алып сыйныф белән ярдәм итәргә – утын ярырга, өйләрен җыештырырга, су ташырга бара алалар...
Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итү өчен меценатларны да җәлеп итәбез. Алар һәрвакыт булдылар, тик без аларны беркайчан да волонтерлар дип атамадык. Безнең районда Чишмә хәйриячеләре генә түгел, шулай ук Уфадан һәм башка шәһәрләрдән килгән битараф булмаган кешеләр дә ярдәм күрсәтә. Без алар турында беркайчан да кычкырып сөйләмәдек, кайвакыт үзләре дә билгесез булып калырга теләделәр. Алар ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләргә булышлык күрсәтәләр. Шуңа күрә башлангыч сыйныф укучыларының, үсмерләрнең, шул исәптән тәрбиягә авыр бирелгән балаларның, хәйриячеләрнең Бердәм волонтерлык хәрәкәтенә кушылуы логикага нигезләнгән. Тәҗрибәлерәкләр үз белемнәре белән уртаклашачак, үсмерләр исә, бу тәҗрибәне өйрәнеп, арытаба үзләре остазлар булып, әлеге игелекле эшне дәвам итәрләр. Балаларның көч-куәте ташып тора! Һәм безнең бурыч – моңа кирәкле юнәлеш бирү, аларда игелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек тәрбияләү, һәм иң мөһиме, шәхес буларак үсүдә ярдәм итү.
Һәркем волонтер була ала, моның өчен буш вакытың күп булу мөһим түгел, игелекле йөрәгең һәм ярдәм итәргә теләгең булу да җитә.