Чишмэ
+12 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
29 Октября 2021, 10:59

Чишмә егетләре армиягә китте

Кичә иртән районның хәрби хезмәткә алу пунктыннан республика җыелма пунктына ун егет китте.

ФотофактФотофакт
Фотофакт

Барып җиткәч алар коронавируска тест тапшырачаклар, яңадан медкомиссия узачаклар, кайсы төр гаскәрләргә алынуларын көтәчәкләр. Хәрби-исәп белгечлеге (ВУС) буенча командалар оештырылгач, егетләр даими хезмәт итәчәк урыннарга юл тотачак.

Чишмә районының хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев аларга үгет-нәсихәт белән мөрәҗәгать итте. Хәрби хезмәткә алынучылар әти-әниләре, туганнары һәм якыннары белән саубуллаштылар һәм автобуска утырып Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәргә киттеләр.

Чишмә телевидениесе фотолары

Фотофакт
Фотофакт
Автор:Николай Покотило
Читайте нас