Чишмэ
+17 °С
Ясно
Гомуми мәкаләләр
27 Октября 2021, 07:02

Депутат гражданнарны кабул итте

Илүсә Габидуллина, «Бердәм Рәсәй»нең урындагы бүлеге секретаре Җомга көнне Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Раил Әсәдуллин «Чишмә» гәзите редакциясендә гражданнарны кабул итте.

БР Корылтай депутаты Р. Әсәдуллин Э. Яковлева белән фикер алышаБР Корылтай депутаты Р. Әсәдуллин Э. Яковлева белән фикер алыша
БР Корылтай депутаты Р. Әсәдуллин Э. Яковлева белән фикер алыша

Кабул итүгә килгән «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Радуга» автоном коммерцияле булмаган оешма директоры урынбасары Эльвира Яковлева белән җентекле сөйләшү булды.

Оешма карамагында балигъ булмаган балалар тәрбияләнгән гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрү буенча идарә ачыла. Шулай ук волонтерлык үзәге эшли башлаган. Анда яшьләр һәм үсмерләр бик теләп катнаша. Өлкән яшьтәгеләргә, мохтаҗ чишмәлеләргә ярдәм күрсәтелә, югары сыйныф укучылары башлангыч сыйныфларга остаз була.

Эльвира Роберт кызы волонтерлар мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдән тыш, яшь буынны тәрбияләүдә, авыл җирлегендә яшәүче яшьләрнең ялын оештыруда да катнаша ала, дип саный. Әмма бу эш әлегә тиешенчә оештырылмаган, чөнки тәҗрибә җитеп бетми. Ул депутаттан республика волонтерлары эше турында мәгълүмат бирүен сорады.

Раил Мирвәй улы әлеге башлангычны хуплады һәм республикада эшләүче волонтерлар хәрәкәте вәкилләре белән очрашу оештырырга вәгъдә бирде.

Караякуп авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәфис Карагулов Корылтай депутатына кышкы чорда балаларның ялы ничек оештырылуы турында сөйләде һәм егетләрнең хоккей формасы булмавына зарланды, аны сатып алуда ярдәм күрсәтүен сорады. Депутат бу мәсьәләне үз контроленә алды һәм быел кыш егетләр шугалакка уенчыларга хас булганча, хоккейчы киеменнән чыгачак, дип ышандырды.

Депутат гражданнарны кабул итте
Депутат гражданнарны кабул итте
Автор:Николай Покотило
Читайте нас