

Ванна бүлмәсе күгәрүдән
Дымлы һәм караңгы ванна бүлмәсе күгәрек гөмбәсе үрчү өчен менә дигән урын. Әлеге гөмбәдән котылуы җиңел түгел. Ә без сезгә аның бер ысулын тәкъдим итәбез.
Моның өчен 1 литр суда 1 төймә фурацилин төймәсе эретегез дә, шушы эремә белән стеналарны, плитка араларындагы җөйләрне яхшылап юыгыз. Гөмбә кабаттан барлыкка килмәсен өчен, алга таба 5 литр суда 1 төймә фурацилин эретеп, шуның белән ванна бүлмәсен ара-тирә югалап торыгыз. Әлеге максаттан аптекада сатыла торган скипидар да булыша.
Күн сумка тузса
Күн әйберләр арзан тормый. Ләкин тора-бара аларның төсе китә, кыршыла башлый. Шуның өчен генә әйберне чыгарып атмассың бит инде? Әгәр дә көрән яки караңгы төстәге сумка, перчатка, каешларыгызны яңартырга теләсәгез, бер үк күләмдә алынган кофе түбе һәм глицерин кушылмасы белән ышкыгыз. Төсе яңарып, күне ялтырап китәчәк. Кофе түбен глицеринсыз гына да кулланырга була. Сумка эченә сеңгән истән арынырга да кофе булыша. Кичтән аның эченә бераз кофе салып калдырыгыз.
Душ кабинкасын сабын табыннан чистартабыз
Душ кабинкасы булганнар аны чистартуның кыенлыгын белә. Бу очракта да чәй чодасы ярдәмгә килә. Тигез күләмдә эре угычтан уылган кер сабыны белән чәй содасын кушып, өстенә кайнап торган су агызыгыз. Паста килеп чыгарга тиеш. Суынгач, бу паста белән кабинканы чистартабыз. Әлеге паста белән башка сантехниканы да чистартырга була.
фото: https://pixabay.com/ru
http://syuyumbike.ru сайтыннан алынды