Чишмэ
+15 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
18 Октября 2021, 07:08

Газны куллану кагыйдәләрен үтәгез!

«Зәңгәр ягулык»ны ничек имин файдаланырга? Сезнең өчен гади инструкция әзерләдек: аның ярдәмендә хәтта балаларга да газ һәм аннан файдалану турында җиңел генә аңлатып булачак.

Газны куллану кагыйдәләрен үтәгез!Газны куллану кагыйдәләрен үтәгез!
Газны куллану кагыйдәләрен үтәгез!

КУХНЯДАГЫ КАГЫЙДӘЛӘР

Хәзер газ плитәсе һәр кухняда диярлек бар. «Зәңгәр ягулык»ка шулкадәр күнеккәнбез ки, газ белән җиңел генә эш итәбез. Ә хәзер үзегезнең әлеге гади генә гамәлләрне автомат рәвештә башкаруыгызны тикшерегез:

1. Ашарга пешерергә әзерләнгәч форточканы ачыгыз: газ плитәсен кабызыр алдыннан кухняны җилләтегез. Ризык әзерләп беткәнче тәрәзә ачык торсын.

2. Конфоркаларны тикшереп торыгыз. Ялкын тыныч һәм тигез янса, зәңгәр яки шәмәхә төстә булса – бик яхшы, ә леп-леп итеп торса яки сүнсә – начар.

Нишләргә:

а) барлык газ краннарын ябарга;

б) бүлмәне җилләтергә.

3. Шарлотка пешерергә булдыгызмы? Башта духовканы берничә секунд җилләтеп алыгыз, аннары гына газны кабызыгыз.

4. Газ приборларын кабызыр алдыннан һәм файдаланганда җилләтү һәм төтен каналларында тарту көчен тикшерегез.

 

Мөһим!

Сабыйларны плитә янына якын җибәрмәгез. Ә зуррак балаларга баштарак өлкәннәр күзәтүе астында «стажировка» һәм газ плитәсеннән һәм духовкадан файдалану буенча инструктаж үткәрегез.

 

ҖИЛЛӘТҮ КАНАЛЛАРЫН ТИКШЕРЕГЕЗ

Газ исе чыгу гадәттән тыш хәл генә түгел. Ул газ җиһазлары эшләп торганда да чыгарга мөмкин. Шуңа күрә газ янганда вентиляцияне тикшерегез:

1. АОГВ торган бүлмәдә төтен юлы һәм вентиляция каналы булырга тиеш. Бу мотлак шарт! Моннан тыш, форточка, стенадагы рәшәткә яки махсус клапаннар аша саф һава кереп торырга тиеш.

2. Елга өч тапкыр төтен һәм вентиляция каналларын тикшерергә кирәк. Календарьда билгеләп үтегез: җылыту мизгеле башланырга бер атна кала, мизгел урталарында һәм тәмамлангач бер атнадан да соңга калмыйча.

3. Моның белән кем шөгыльләнергә тиеш? Күп фатирлы йортта – идарә итүче компаниянең бурычы, әгәр шәхси йортның хуҗасы булсагыз – сез җаваплы. Ягъни белгечләрне үзегез чакырырга тиешсез, гаиләгезнең иминлеге шуңа бәйле.

 

ГАЗ ИСЕ ЧЫГА! НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?

Газ исе чыкканны сизсәгез:

1. Кичекмәстән газ приборларын сүндерегез һәм краннарны ябыгыз.

2. Тәрәзәләрне ачыгыз.

3. Кешеләрне бинадан чыгарыгыз, газның саркуы турында күршеләрегезгә һәм якын-тирәдәгеләргә хәбәр итегез.

4. Хәвефсез урында 04 (кесә телефоныннан 104) буенча авария-диспетчерлык хезмәтенә яки 112 номеры буенча бердәм коткару хезмәтенә шалтыратыгыз.

 

ҺӨНӘРИЛӘРГӘ ЫШАНЫГЫЗ

Газ җиһазлары төзек булмау кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч. Нәкъ шуңа күрә газ хезмәткәрләре елга бер тапкыр техник хезмәт күрсәтү кагыйдәләре (техник тикшерү) үткәрә.

«Газпром газораспределение Уфа» җәмгыяте үткәрәчәк чаралар графигын рәсми сайтта (http://www.bashgaz.ru) табарга мөмкин. График буенча билгеләнгән көнне газ җиһазларын тикшерергә килгән белгечне өйгә кертергә кирәк – бу сезнең файдага эшләнә.

Моннан тыш, газ җиһазларындагы җитешсезлекне махсус оешма гына төзәтергә тиеш, аның белән техник хезмәт күрсәтү турында килешү төзелгән. Зәңгәр куртка кигән кешеләр сезне борчыр өчен түгел, ә газ җиһазларының төзеклеген тикшереп сезнең иминлекне саклау өчен килә.

 

Газ исе чыкса, электр приборларга кагылмагыз!

Аларны сүндермәгез һәм кабызмагыз!

Тәмәке тартмагыз!

 

 

Нәрсә эшләргә ярамый:

Эшләп торган газ җиһазларын игътибарсыз калдырырга.

Төтен каналына һәм юлына эшермә куярга.

Төтен һәм вентиляция каналларының конструкциясен алыштырырга.

Газ җиһазы торбасын вентиляция каналларына тоташтырырга.

 

Фото: «Башинформ» МА, Ксения Калинина

Газны куллану кагыйдәләрен үтәгез!
Газны куллану кагыйдәләрен үтәгез!
Автор:Альбина Мустафина
Читайте нас