Чишмэ
+22 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
18 Октября 2021, 05:02

Башкортстанда кош гриппына бәйле нәрсәләрне белү зарур? Иң мөһим сораулар

Тарихта беренче тапкыр Башкортстан территориясенә кош гриппы үтеп керде. Моның сәбәбе нидә, нәрсә көтәргә, кибетләрдә һәм базарларда тавык ите сатып алу хәвеф белән янамыймы? Иң мөһим сорауларга Башкортстан Республикасы Ветеринария идарәсенең хайваннар белән эш итү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Линар Җиһаншин җавап бирә.

Башкортстанда кош гриппына бәйле нәрсәләрне белү зарур? Иң мөһим сорауларБашкортстанда кош гриппына бәйле нәрсәләрне белү зарур? Иң мөһим сораулар
Башкортстанда кош гриппына бәйле нәрсәләрне белү зарур? Иң мөһим сораулар

Нәрсә булды?

Якынча мәгълүматларга караганда, Туймазы районының бер фермер хуҗалыгында казлар күчмә кошлар тоткарлыксыз үтеп керә алган күл янында асралган. Хәзер белгечләр эпизоотологик тикшерү үткәрә, ягъни зарарлану чыганагының кайда булуын һәм вирусның арытаба күчә алу-алмавын ачыклый. 

Бер ел элек шуңа охшаш хәл булган иде: авыру чыганаклары безнең республика чигеннән нибары биш чакрым ераклыкта гына теркәлде, әмма ул чагында республикага кош гриппы үтеп кермәде. Быел Рәсәйнең 11 төбәгендә 32 чыганак, шул исәптән соңгы айда – Чиләбе, Ырынбур, Төмән һәм Саратов өлкәләрендә инде җиде очрак теркәлгән.

Вирус ачыкланган авылдан биш чакрым радиуста карантин керттеләр. Бу территориядә барлык кошларны юкка чыгарырга туры киләчәк, аларның хуҗалары компенсация алачак. Әйе, бу күңелсез хәл, әмма хәвефсезлек таләпләре шундый. Тиз арада йогышлы авыруның таралуын туктатырга кирәк.

 

Нәрсә ул «кош гриппы»?

Кош гриппын еш кына «тавык үләте», яки «тавыкның Эбола бизгәге» дип атыйлар. Бу – кискен йогышлы авыру, аның төп таратучысы – нигездә кыргый күчмә кошлар, шулай ук чыпчыклар, каргалар, күгәрченнәр. Авыру бик йогышлы, тавыкларга һәм казларга тизәк, азык, су яки турыдан-туры элемтә вакытында күчә. Инкубация чоры бер көннән 21 көнгә кадәр дәвам итә, кош хәрәкәтләрен әкренәйтә, суны йотлыгып эчә, йоны туза, карлыккан авазлар чыгара, әйләнеп йөри, башын артка ташлый, кикриге зәңгәрләнә, күз алмасы агара, эче китә, көзән җыерулар барлыкка килә. Авырган кошларның йөз проценты да диярлек һәлак була.

 

Кеше авырырга мөмкинме?

Мөмкин! Медицинада вирус кошлардан кешегә күчкән очраклар билгеле, ә кешедән кешегә күчкәне – әлегә юк. Шуңа күрә хәвеф төркеменә, беренче чиратта, кошчылык фермасы хезмәткәрләре, зоотехниклар, ветеринарлар керә.

Йоккан вакытыннан алып авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәнгә кадәр берничә сәгатьтән биш көнгә кадәр вакыт узарга мөмкин. Соңрак сезонлы гриппка охшаш симптомнар: калтырану,

температураның 38 градуска кадәр күтәрелүе, мускуллар һәм баш авыртуы, тамак авырту барлыкка килә. Авыру йоктырган кешенең хәле бик тиз начарлана, юеш ютәл барлыкка килә, сулыш алу кыенлаша, үпкә ялкынсынуы кебек өзлегүләр булырга мөмкин. Бәлки, кайчан да булса мутацияләр нәтиҗәсендә вирусның кешедән кешегә күчү сәләте дә барлыкка килер, әмма әлегә бу күзәтелми.

Авыру билгеләре булган кыргый һәм йорт кошларына кагылмагыз һәм, әлбәттә, моны балаларга аңлатыгыз, алар «авыру кошчыкны коткарырга» йөгермәсеннәр.

 

Йорттагы кошларны ничек сакларга?

Иң нәтиҗәле чара – профилактика. Кош асраучыларга инде бүген үк бөтен кош-кортны ябарга һәм аларны урамда йөртмәскә кирәк, тик шулай гына кыргый кошлар белән элемтәне булдырмаска  мөмкин. Каз-үрдәкләрне сулыкларга чыгарырга, билгесез җитештерүчеләрдән азык һәм кош-корт сатып алырга да киңәш ителми. Сугымга кош сатып алган булсагыз, бу эшне хәзер үк башкарыгыз.

Әгәр сезнең яки күршегезнең кош-корты үзен шикле тотса, кичекмәстән, ветеринария хезмәтен чакыртыгыз. Әгәр дәшмәсәң һәм яшерсәң, ә тагын да начаррагы – зарарланган итне сатарга маташсаң, моның өчен административ җаваплылык яный. Кошларның кинәт үлүе яки бер үк вакытта күпләп авырулары турында мәгълүматны яшергән өчен 100 мең сумга кадәр штраф каралган.

Белгечләр белән элемтәгә керергә һәм барлык кызыксындырган сорауларны 8-800-775-58-28 кайнар линия телефоны аша бирергә мөмкин. Шалтырату бушлай.

 

Ни өчен кошларга прививка ясамыйлар?

Кош гриппыннан вакцина бар, һәм ун ел элек илдә беренче эпидемия вакытында берничә миллион кош вакциналанган да иде. Әмма мондый продукция сыйфатсызрак санала. Башкача әйткәндә, әгәр хәзер бөтен продукция «югары сортлы» булса, вакцина ясалганы «беренче», хәтта «икенче» сортлы саналачак. Мондый иткә ихтыяҗ азрак һәм ул шактый арзан тора. Әгәр вакциналаумы яки бөтен кошны юк итүме, дигән дилемма торса, әлбәттә, беренчесен сайлаячаклар. Әмма кош-корт авыруы-ның локаль чыганаклары вакытында вакциналауга караганда аларны юк итү отышлырак.

 

Кибетләрдә һәм ярминкәләрдә кош итен сатып алу хәвеф белән янамыймы?

Республиканың барлык эре кошчылык предприятиеләре дә ябык режимда эшли, ягъни кошлар цехта яши һәм ачык һавага чыгарылмый. Моннан тыш, бөтен продукцияне даими рәвештә ветеринарлар тикшерә. Шуңа күрә кибетләрдә һәм рәсми базарларда кош ите сатып алу хәвефсез. Тиешле ветеринария документлары юк икән, кош итен һәм аннан җитештерелгән продукцияләрне рөхсәт ителмәгән базарлардан, кулдан, «машинадан» сатучылардан алырга киңәш ителми.

Һәр очракта да бөтен продукцияне юыгыз һәм термик эшкәртегез: пешерегез һәм кыздырыгыз.

 

8 800 775 58 28

Кош гриппы мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоны. Шалтырату бушлай.

Башкортстанда кош гриппына бәйле нәрсәләрне белү зарур? Иң мөһим сораулар
Башкортстанда кош гриппына бәйле нәрсәләрне белү зарур? Иң мөһим сораулар
Автор:
Читайте нас