Чишмэ
+22 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
14 Октября 2021, 05:09

Ковидка каршы чараларның үтәлеше күзәтелә

Республикада һәм илдә коронавирус таралуга бәйле хәл борчу тудыра. Оператив штабның чираттагы утырышында вакцинация темпларын арттыру, шулай ук прививка ясатмаган кешеләр өчен чикләү чараларын кертү турында сүз барды.

Ковидка каршы чараларның үтәлеше күзәтеләКовидка каршы чараларның үтәлеше күзәтелә
Ковидка каршы чараларның үтәлеше күзәтелә

– Идел буе һәм Урал федераль округлары төбәкләрендә коронавирус белән авыру буенча рекордлы күрсәткечләр теркәлә, – диде Радий Хәбиров. – Шуңа күрә әлегә кадәр вакцина ясатмаучылар өчен кайбер чикләүләр керттек.

Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бар җирдә дә тәкъдим ителгән кагыйдәләрнең үтәлешенә җитди карамыйлар. Башкортстан Башлыгының Күзәтчелек идарәлеге хезмәткәрләре үткәргән тикшерүләр шуны раслый. Уфада, Мишкә, Бөре, Благовещен районнарында чикләү чараларын бозу очраклары ачыкланган. Аерым алганда – кешеләрне халык күп җыелган урыннарга, бәйрәм чараларына тикшермичә, вакцина ясату турында белешмәсез һәм температураларын үлчәмичә кертү, хезмәткәрләрнең үзләренең дә битлек режимын үтәмәве.

Радий Хәбиров Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән берлектә төнге клубларны, мәдәни-спорт учреждениеләрен һәм шәһәрара җәмәгать транспортын тикшерүне оештырырга кушты. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына хокук саклау органнары белән берлектә дәүләт һәм шәхси клиникаларда вакцина ясатырга ярамау турындагы медицина белешмәләренең ничек бирелүен тикшерергә кушты.

Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең Башкортстан буенча идарәлеге коронавирус инфекциясен йоктыру очраклары теркәлгән предприятиеләр хезмәткәрләрен мәҗбүри вакцинацияләү турында күрсәтмәләр бирә башлады. Бу шулай ук вакцинацияләү буенча күрсәткечләр түбән булган оешмаларга да кагылачак. Үткән атна башында биш предприятие шундый күрсәтмә алган – аларның дүртесе Белоретта һәм берсе Уфада.

Башкортстанның вице-премьеры – сәламәтлек саклау министры Максим Забелин ковид йоктыручылар санының артуы, мәсәлән, 6 октябрьдә 536 кешенең ПЦР тесты уңай булуы турында белдерде. Шул ук вакытта вакцинацияләү темпының бераз артуын билгеләп үтте.

Киңкүләм мәгълүмат чараларында Рәсәйдә гриппка һәм коронавируска каршы бер вакцина булдыру турында хәбәр таралды. Н. Ф. Гамалея исемендәге үзәк 2022 ел ахырында аңа клиник сынаулар үткәрә башлаячак.

Гамалея исемендәге үзәктән тыш, Рәсәйнең башка фәнни үзәкләре дә грипп һәм коронавирустан бер вакцина җитештерү өстендә эшли. 2020 елның ноябрендә «Вектор» вирусология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәгендә эшләнгән вакциналар лабораториядә җәнлекләрдә тикшерелә башлады, дип яза «Известия» гәзите. Нәтиҗәләр турында әлегә хәбәр юк.

 

Фото: «Башинформ» МА

Ковидка каршы чараларның үтәлеше күзәтелә
Ковидка каршы чараларның үтәлеше күзәтелә
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас