Чишмэ
+13 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
13 Октября 2021, 07:25

Лаеклы бүләкләр алдылар

Укытучылар көнендә ел саен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә уңышларга ирешкән педагоглар билгеләп үтелә.

Лаеклы бүләкләр алдыларЛаеклы бүләкләр алдылар
Лаеклы бүләкләр алдылар

Быел пандемия сәбәпле бу чара булмады, шуңа күрә мәгариф идарәлеге белгечләре укытучыларны мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында котладылар. Дүрт педагог «Рәсәй Федерациясенең мактаулы тәрбия һәм белем бирү хезмәткәре» билгесенә лаек булды. Алар – гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Галләмова, 2нче мәктәп директоры, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ләйсән Кадермәтова, Пионерлар һәм укучылар йортының өстәмә белем бирү педагогы Римма Габидуллина һәм «Петушок» балалар бакчасы мөдире Алия Матюшина.

5нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Рәүзия Кәримова, Караякуп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Наилә Мусина, 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы, директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Гафарова, «Березка» балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Хәйруллина мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәтләре өчен РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Алкин-2 мәктәбе директорының тәрбия эше буенча урынбасары Гөлфия Заһидуллина, 4нче мәктәп директоры Резеда Мәүлетова һәм Шөнгәккүл мәктәбенең математика укытучысы Зөлфия Верещак Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы исемен алдылар. Күп укытучылар БР Мәгариф һәм фән министрлыгының, район хакимиятенең, мәгариф идарәлегенең Мактау грамоталарына лаек булдылар. Ә укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясендә югары (90 һәм аннан да күбрәк балл) алган укытучыларга район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Лаеклы бүләкләр алдылар
Лаеклы бүләкләр алдылар
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас