Чишмэ
+12 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
5 Октября 2021, 13:47

Матурлык салоны һәм китапханәләргә белешмә белән

Республика Башлыгы Радий Хәбиров ковидка каршы яңа чаралар кертү турында хәбәр итте. Хәзер спорт заллары, кинотеатрлар, китапханәләр һәм башка урыннарга бару өчен вакцина ясату турында сертификат яки коронавирус белән чирләп терелү турында (кимендә ярты ел элек) белешмә күрсәтергә кирәк булачак.

Матурлык салоны һәм китапханәләргә белешмә беләнМатурлык салоны һәм китапханәләргә белешмә белән
Матурлык салоны һәм китапханәләргә белешмә белән

Чикләүләр эзмә-эзлекле кертеләчәк. Мәсәлән, дүшәмбедән, 4 октябрьдән башлап дәүләт яки муниципаль музейлар, театрлар, мәдәният йортлары, кинотеатрлар һәм спорт чараларына белешмәсез яки сертификатсыз керергә ярамый.

12 октябрьдән сәүдә үзәкләре, шәхси музейлар, күргәзмә заллары, китапханәләр, кинотеатрлар һәм концерт залларында чикләүләр кертеләчәк. Прививка ясату яки соңгы ярты елда авыруы турында документы булмаган кеше шәһәрара автобусларга һәм «Орлан» шәһәр яны поездына билет сатып алалмый.

Чикләүләрнең өченче дулкыны 18 октябрьдән башлана. Сүз 50 урыннан да артмаган матурлык салоны, СПА-салон, солярий, мунча, сауна, физкультура-савыктыру комплексы, фитнес-клуб, бассейн, ресторан һәм кафега керү турында бара.

Радий Хәбиров белдергәнчә, төбәктә хәл чагыштырмача тотрыклы, әмма «популяр булмаган чаралар» күрергә туры килә, илдәге һәм дөньядагы эпидемиологик хәл шуны таләп итә. Коллектив иммунитетка ирешү өчен, өлкән яшьтәге халыкның 80 проценты прививка ясатырга тиеш, әмма 1 октябрьгә бу сан 50 процент кына тәшкил итә.

Үткән пәнҗешәмбедә Радий Хәбиров төбәктә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышын үткәрде. Моның алдыннан Уфа районындагы Республика клиник йогышлы авырулар үзәгенә барды.

– Кешеләр нык чирли, бигрәк тә COVID-19га каршы прививка ясатмаганнар аны авыр кичерә, – диде Радий Хәбиров. – Гомумән алганда, республика буенча прививка ясату кампаниясенең акрынаюы теркәлә.

Аның сүзләренә караганда, республика медицина учреждениеләрендә койка-урыннар саны даими рәвештә тикшереп торыла. Зубоводагы ковидка каршы үзәктә палаталарда урын җитми, ә табибларга авыр шартларда эшләргә туры килә.

Коронавирус таралуга бәйле хәлне җәйнең тәмамлануы да катлауландырды, халык яллардан кайтты, балалар укый башлады. Әлеге вакытта 14 яшькә кадәрге укучылар һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыручылар саны сизелерлек артты.

Гомумән алганда, прививка ясату кампаниясе башланганнан бирле төбәккә Ватаныбызда җитештерелгән 1 700 000 микъдардан артык вакцина кайтарылды.

30 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада яшәүче 1 282 792 кеше прививканың беренче, ә 1 175 839 кеше ике компонентын да ясаткан.

БР башлыгы сайтыннан алынган фото

Матурлык салоны һәм китапханәләргә белешмә белән
Матурлык салоны һәм китапханәләргә белешмә белән
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас