Чишмэ
+20 °С
Ясно
Гомуми мәкаләләр
4 Октября 2021, 11:59

Октябрьдә төшкә кадәр – көз, төштән соң – кыш

Көзнең икенче аена да аяк бастык. Табигать инде җәйге яшеллеген җуйды, игеннәр җыелып, туңга сөрелгән басулар каралып ята. Октябрь латинча «сигез» («окто») сүзеннән алынган. Халыкта октябрь ае турында күп төрле, кызыклы сынамышлар бар.

Октябрьдә төшкә кадәр – көз, төштән соң – кышОктябрьдә төшкә кадәр – көз, төштән соң – кыш
Октябрьдә төшкә кадәр – көз, төштән соң – кыш

Халыкта октябрь ае турында күп төрле, кызыклы сынамышлар бар.

*Октябрь – ни арба, ни чана.

*Октябрь – кара бия, ноябрь – ала бия. 

*Октябрь япмаса, декабрь япмас.

*8 октябрьдә беренче кар юеш җиргә төшсә, эремәячәк, коры җиргә төшсә – тиз эреп бетәчәк.

*Җылы октябрь – салкын кышка.

*Октябрь башында каенга карагыз: яфраклары әле коелмаган булса, кар соң ятар.

*Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килер.

*Карлыгач җылы якка иртә китсә, кыш суык һәм озак булыр.

*Урманда миләш күп булса, көз яңгырлы, ә аз булса, коры булыр.

*1 октябрьгә кадәр кар төшсә, чана юлы тиз булмас.

*Көз куяннар бер эздән йөрсә, кыш кар күп булыр.

*Октябрьдә төшкә кадәр – көз, төштән соң – кыш. Бер сәгать эчендә яңгыр да, кар да явуы ихтимал.
*Каен белән имәннән яфрак коелып беткәнче кар яуса, салкын кыш көт.
*Көз чүмәлә төбендә тычканнар җыелса, икмәк кыйммәт булыр.
*Көз көне куяннар бер эздән йөрсә, кышын кар күп булыр.
*Әрлән оясына печән, салам күп ташыса, кыш салкын булыр.
*Әрлән оясының тишеге төньякка караса, кыш җылы булыр.
*Әрлән оясының тишеге кыйблага караса, кыш салкын булыр.
*Көз көне агач яфраклары коелмаса, халыкка авырлык булыр.

Октябрьдә төшкә кадәр – көз, төштән соң – кыш
Октябрьдә төшкә кадәр – көз, төштән соң – кыш
Автор:Люция Улямаева
Читайте нас