Чишмэ
+30 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
28 Сентября 2021, 11:25

Умартачылар мөһим проблемалар турында фикер алыштылар

20–21 сентябрьдә «Умартачылык үсешенең глобаль трендлары» дип аталган халыкара онлайн-симпозиум булды. Чара дөньяның 124 иленнән 2,5 мең кешене берләштерде.

Умартачылар мөһим проблемалар турында фикер алыштыларУмартачылар мөһим проблемалар турында фикер алыштылар
Умартачылар мөһим проблемалар турында фикер алыштылар

Чишмә районы умартачылары җәмгыяте рәисе Рафаэль Вәлиев сүзләренә караганда, анда Чишмәдән 10 кеше катнашкан.

– Төрле илләрдән галимнәр һәм белгечләрнең умартачыларны борчыган мөһим темалар турында фикерләрен белү бик кызыклы булды, – диде Рафаэль Тимергали улы.

Беренче көнне «Умартачылык икътисады», «Биология һәм бал кортлары сәламәтлеге», шулай ук «Дөнья умартачылыгы» секцияләре эшләде. 21 сентябрьдә умартачылык технологияләре, авыл территорияләрен үстерүдә умартачылык, продукция сыйфаты һәм серкәләндерү, шулай ук апитерапия темалары буенча фикер алышулар үтте.

Умартачылар мөһим проблемалар турында фикер алыштылар
Умартачылар мөһим проблемалар турында фикер алыштылар
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас