

Наталья Мирхәйдәрова Төзелеш урамындагы 57нче даруханә пунктында фармацевт булып эшли. Ул тумышы белән Мишкә районындагы зур булмаган бер авылдан. Кечкенәдән икътисадчы булырга хыялланган, аннары саннар белән эшләү күңелсез тоелган, кешеләр белән аралашу, аларга ярдәм итү күңеленә хуш килгән.
Бөре медицина-фармацевтика колледжына бюджет нигезендә укырга кергән. Аны тәмамлаганнан соң юллама буенча дәүләт учреждениесе булган даруханәгә эшкә килгән. Хыялындагы шәһәрдә – Уфада каласы килгән. Тик гашыйк булган һәм кыз чагындагы планнары тормышка ашмый калган. Кияүгә чыгып Чишмәгә күченеп килгән. Ул эшләгән төп офиста хәтта сөенгәннәр дә, чөнки районнарда да квалификацияле белгечләр кирәк бит. Ә Чишмәдә 27нче үзәк район дәваханәсе мөдире Алсу Мисбах кызы Ямгурова аны үз туганы кебек кабул иткән, эшнең бөтен үзенчәлеген аңлаткан; Наталья башы белән эшкә чумган һәм декретка китәргә дә өлгермичә кызы Софияне тапкан.
«Минем өчен иң мөһиме – гаиләм. Тормыш иптәшем Марат белән күпне кичердек, кызыбыз җитлекми туды, берничә җитди операция кичерде. Әмма без бөтен авырулардан да көчлерәк булып чыктык. Софияга яшь тә дүрт ай булганда янә эшкә чыктым. Буш вакытымны кызыма багышлыйм, ул – безнең тормышыбызның мәгънәсе. Төрле ризыклар пешерергә яратам, тәмле дә һәм шул ук вакытта матур да булсын дип әзерләргә тырышам. Кухняда чын ләззәт алам. Минем апам да фармацевт, әнием кызларының даруханәдә эшләве турында горурланып сөйли. Дусларым, үзләренә яки туганнарына ярдәм кирәк булса, минем белән киңәшләшәләр», – ди Наталья Мирхәйдәрова.
Хәзер күпләр үләннәр белән дәвалануга өстенлек бирә. Наталья Мирхәйдәрова көзге көннәрдә иммунитетны күтәрү рецепты белән бик теләп уртаклашты.
«Фитотерапиягә турыдан-туры мөнәсәбәтем юк, әмма өйдә үләннәр кулланабыз; дару үләннәре нигезендәге препаратлар яхшы дәвалау үзенчәлегенә ия, аларның файдасы чыннан да зур, тик иренмәскә һәм даими рәвештә кулланырга гына кирәк. Нәтиҗәгә ирешү өчен сабырлык мөһим, чөнки таблетка белән дәвалануга караганда озаграк вакыт кирәк, әмма файдасы да күбрәк, дип саныйм. Салкыннар башлану белән чәй урынына ромашка, шалфей, гөлҗимеш (шиповник) эчәбез, алар ялкынсынуга каршы тәэсир итә, шалфей, әйтик, табигый антисептик ролен уйный, ә гөлҗимеш иммунитетны күтәрә, кан тамырларын ныгыта һәм организмның төрле инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра. Кемдер «алар бит тәмле түгел» дип әйтер, тик шундый хуш исле чәйгә бер кашык бал яки үзегез яраткан кайнатманы салып җибәрсәк, иң тәмле һәм бик файдалы чәй булачак!».
Мәкаләм герое белән аралашкач, фармацевтны дару сатучы итеп кенә күрүем өчен уңайсыз булып китте, үзенә дә бу хакта әйттем. Ул елмайды да болай дип җавап бирде: «Күпләр фармацевт – ул ак халат кигән таблеткалар сатучы, дару тартмаларын бер урыннан икенче урынга күчерүче кеше, дип уйлый... Миңа калса, фармацевт үз эшенә җаваплы карарга, ачык күңелле, аралашучан, мәрхәмәтле булырга, кешеләрнең хәленә керә белергә, аларга карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга тиеш, чөнки син даруханәгә килгән клиентлар белән турыдан-туры аралашасың, һәркемгә игътибар итәргә, консультация бирергә, проблемасын тыңларга тиешсең, бу бигрәк тә аралашуга һәм игътибарга күбрәк мохтаҗ булган яраткан әби-бабайларыбызга кагыла».