Чишмэ
+12 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
23 Сентября 2021, 05:09

Гөлнара Якупова: Кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз

Рәсәй юристлары ассоциациясенең Башкортстан буенча Чишмә бүлекчәсе эшли башлауга быел 10 ел булды. Аның төп эшчәнлек юнәлеше – халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү. Аның рәисе Гөлнара Якупова үз хәбәрчебезнең кайбер сорауларына җавап бирде.

Гөлнара Якупова: Кешеләргә ярдәм итәргә тырышабызГөлнара Якупова: Кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз
Гөлнара Якупова: Кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз

– Гөлнара Данис кызы, юридик ярдәм сорап кемнәр мөрәҗәгать итә?

– Бушлай юридик ярдәм, кагыйдә буларак, аз керемле һәм социаль якланмаган гражданнарга күрсәтелә. Шулай ук пенсионерларны һәм эшсезләрне дә бушлай юридик ярдәм алучылар категориясенә кертәбез. Гражданнарга көн саен, шулай ук Рәсәй юристлары ассоциациясе тарафыннан оештырылган, квартал саен үтүче «Бөтенрәсәй бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне»ндә консультация бирелә. Ел башыннан республиканың 2089 гражданы, шул исәптән Чишмә районында 70тән артык кеше бушлай юридик ярдәм алды.

– Барыннан да ешрак нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр?

– Һәрберебез өчен баш өстендә түбә, үз йортыбыз һәм уңайлыклар булу мөһим – бу кешенең төп ихтыяҗы булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, гражданнарның күчемсез милеккә хокукларын яклау буенча эш бүлекчә эшчәнлегендә иң кирәкле юнәлешләрнең берсе. Безгә күчемсез милеккә хокук алу, җир участогының кадастр бәясен арттыру, милек бүләк итүне гамәлдән чыгару, опека һәм попечительлек органнарыннан килешү төзүгә рөхсәт алу, ана капиталы акчасын алу, теркәү гамәлләренә тыюны бетерү, реестр хаталарын төзәтү, күпчелек очракта Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан җир участогы чикләре турында алынган мәгълүматның дөреслеккә туры килмәве сәбәпле мөрәҗәгать итәләр. Күчемсез милек хуҗаларының шулай ук милеккә салым салу буенча да сораулары күп.

Тагын бер юнәлеш – физик затларның бөлгенлеккә төшүе. Чынбарлыкны исәпкә алсаң, барысы да эшләп тапкан акчага гына яши алмый, гражданнар кредит оешмаларыннан акча алып тора, хәзер, илдәге икътисад торышы белән аны кайтарып бирү катлауланганнан катлаулана бара, һәм ул күп кенә заемчыларның муенына сузылган «кредит элмәгенә» әйләнә. Шуңа күрә гражданнарны банкротлык буенча кредит йөкләмәсеннән азат итү мәсьәләсе буенча да бушлай консультация бирелә.

– Бушлай юридик ярдәм күрсәтүдә кемнәр катнаша?

– Практик күнекмәләре булган юрист-практиклар: прокуратура хезмәткәрләре, нотариуслар, адвокатлар, судлардагы приставлар, район хакимияте юристлары һәм Башкортстан Республикасы буенча Росреестр идарәлеге хезмәткәрләре бушлай консультация бирә.

Гражданнарны чираттагы кабул итү 2021 елның 24 сентябрендә түбәндәге адрес буенча үтә: Чишмә поселогы, Дуслык проспекты, 1Б. 2-26-44 телефоны буенча алдан язылырга тәкъдим итәбез.

Гөлнара Якупова: Кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз
Гөлнара Якупова: Кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз
Автор:Николай Покотило
Читайте нас