

Аларның балансында – 27 мең гектар урман җирләре. Урманнарны карау, торгызу белән республиканың атказанган урманчылары, 30 елдан артык эшләгән Рәмзил Курамшин, Марат Урманов, Айрат Әхмәдиев һәм Илфак Исламов шөгыльләнә.
– Әлбәттә, аларга алда торган бурычларны үтәү җиңел түгел, әмма лаеклы ялдагы элекке урманчыларыбыз, шулай ук штатны кыскарту сәбәпле эштән киткән яшьләребез һәрчак ярдәмгә килә, – ди «Уфа ур-манчылыгы»ның Чишмә районы буенча җитәкчесе Илгиз Нургалиев. – 20дән артык урманчыбыз бар. Болар – Фәнзил Маннанов, Салават Бәширов, Фәнис Фәхретдинов, Фәнил Рәҗәпов, Әлфәт Карачурин, Фәнүз Әхмәтов (Чишмә урманчылыгы), Илшат Газизов, Рамил Якупов, Гамил Вилданов (Новотроицкий) һәм башкалар. Аларга зур рәхмәт. Ә безнең штаттан тыш хезмәткәрләр Раил Фәйрүзов һәм Радик Раянов үз техникаларында янгын хәвефсезлеге максатында урман читләрен сөрәләр, агачлар утырту өчен җир әзерлиләр.
И. Нургалиев сүзләренә караганда, урманчылар карамагында нарат, чыршы, корычагач һәм тополь үскән 40 гектар чамасы яңа утыртылган агач үсентеләре дә бар. Әмма чамадан тыш эсселек аркасында аларның якынча ун проценты гына үсеп киткән. Шуңа күрә көз урман культураларын өстәмә утырту планлаштырыла.
– 20 сентябрьдән «Урманны саклыйк» Бөтенрәсәй акциясе башлана. Районның урман хуҗалыгы хезмәткәрләре анда актив катнашачак. Утырту өчен үсентеләр, кирәк-яраклар әзерләнде инде.
Форсаттан файдаланып, «Чишмә» гәзите аша урман хуҗалыгының барлык хезмәткәрләрен һәм эшләре шушы тармак белән бәйле кешеләрне, барлык ярдәмчеләребезне һөнәри бәйрәм белән котлыйсым килә. Районның урман байлыкларын саклау һәм арттыру буенча алдыбызда торган бурычларның үтәләчәгенә ышанам, – ди Илгиз Нургалиев.