Чишмэ
+15 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
18 Сентября 2021, 07:36

Инвестиция проекты кысаларында

Фатирлар газ белән җылытуга күчерелә

Инвестиция проекты кысаларындаИнвестиция проекты кысаларында
Инвестиция проекты кысаларында

2021–2023 елларга кабул ителгән Федераль адреслы инвестиция программасы (ФАИП) өч елга 1,1 мең инвестиция проектын гамәлгә ашыруны һәм 2,7 трлн сумга якын бюджет акчасын куллануны күздә тота.

Бу программага безнең районда Тәҗрибә хуҗалыгы бистәсендәге күп фатирлы ике йорт кергән. Үз вакытында аларны җылыту өчен блоклы котельный куелган, ул йортларга җылылык бирү проблемасын хәл иткән. Әмма аның файдалану срогы чыккан һәм һәр фатирны газ белән җылытуга күчерү мәсьәләсе килеп туган. Проект эшләнгән, экспертиза үткәрелгән. Эшләрне «Стройтех» җәмгыяте башкара. 24 фатирның һәрберсендә газ казаннары урнаштырылган, газүткәргечләр, җылыту системасы тулысынча алыштырылган, төтен чыгу юллары, вентиляция каналлары урнаштырылган, фатирларда газ сигнализаторлары куела.

Эшләр тәмамланып килә, документлар әзер, шушы көннәрдә кабул итү һәм файдалануга тапшыру эшләре башкарылачак.

Җылылык системасын үзгәртеп кору өчен республика бюджетыннан 4 млн 711 мең сум, район бюджетыннан – 277117 сум, фатир хуҗаларыннан җәмгысы 554235 сум акча тотылган.

Инвестиция проекты кысаларында
Инвестиция проекты кысаларында
Автор:Николай Покотило
Читайте нас