

Бу хакта ул инстаграмга язган.
«Гадел Хәмзин янына җыр яздырырга килгән идек. Компьютерында Хәмдүнә апаның тавыш яздырган материалларын күреп алдым. Гомеренең соңгы елларында күп җырларын шушында иҗат иткән икән. Яздырып бетерә алмый калган җыры да бар әле дигәч, тыңлатуын үтендем. Нинди хисләр кичергәнне аңлатып бетереп булмый. Микрофон бүлмәсендә Хәмдүнә апа җырлаган кебек булды. Бу җырны тамашачылар ишетергә тиеш дип, Гаделдән эшләп бирүен сорадым. Аллаһы боерса, 16 сентябрьдә Уфада (Яшьләр сарае), 18 сентябрьдә Казанда (Уникс) легендар җырчыбыз Хәмдүнә апаны искә алу концертлары булачак. Бик күп танылган җырчылар катнаша, мин алып барам. Бу җырны тулысынча шунда ишеттерәсебез килә», — дигән ул.
Алмазның виртуаль дуслары әлеге җыр Зөлфирәнең тавышына бик килешәчәк дигән уртак фикергә килгән. «Зөлфирәдән җырлатырга кирәк. Көчле дә, моңлы да тавышы Зөлфирәкәйнең»; «Бу җырны Зөлфирә үзе генә җырлап карасын әле. Аның бит тавышы искиткеч», — дип комментарийлар калдырганнар.
Чыганак: "Интертат".