

Вакциналау зарурлыгы турында
Без пандемия шартларында ел ярым диярлек эшлибез һәм яшибез. Кешеләр бик арыды. Аларга өстәмә уңайсызлыклар тудырмас өчен без проблемага бик сак киләбез. «Коронавируска каршы» кабул ителгән чаралар һәм пандемия үсеше арасында балансны саклау мөһим. Бездәге вәзгыять шактый тотрыклы. Хәл кискенләшә калса, авырулар, үлүчеләр саны артса, шуңа ярашлы өстәмә чаралар күрәчәкбез. Төп коткару чарасы – вакциналау. Ул авыруны күпкә җиңелрәк кичерергә мөмкинлек бирә. Республикада миллионнан артык кеше вакциналанды, әмма тагын шуңа якын кешене вакциналау кирәк. Зинһар, вакцина ясатыгыз.
Район башлыклары арасында аерым игътибардан файдаланучылар юк
Өч ел эчендә без җитди кадрлар эше башкардык һәм районнардагы командаларны шактый яңарттык. Кандидатура сайлаганда мин профессиональ компе-тенцияләргә генә түгел, аның яхшы кеше булуына да игътибар итәм. Аңа нинди характеристика бирәләр, элекке эшендә нинди уңышлары булган?
Район башлыклары арасында минем аерым игътибардан файдаланучылар юк. Һәр башлыкка, ул нәрсәне дә булса җиренә җиткереп эшләмәгәнчегә кадәр, хөрмәт белән, аның хезмәтен аңлап карыйм. Аларны барысы да – киңкүләм мәгълүмат чаралары да, хокук саклау органнары да даими «селкетеп» тота, ә алар барысы өчен дә җавап бирә: агач өчен дә, үлән үсмәве өчен дә... Мин һәр нәрсәгә аек карарга һәм гадел булырга тиеш. Һәрвакыт башка сугып торып кына эш бармый.
Салават Юлаевка һәйкәлне ремонт вакытында сүтәчәкләр
Уфаның төп символын 1967 елда урнаштырганнар һәм анда бер тапкыр да ремонт ясалмаган. Тикшерү сын торышында да, постаментта да проблемалар булуын күрсәтте. Без һәйкәлне югалтырга мөмкинбез, шуңа күрә мәсьәләне оператив рәвештә хәл итәргә кирәк. Бу гади эш түгел һәм аның бик күп нечкәлекләре бар. Һәйкәлнең постаментын реконструкцияләү буенча эзлекле проект эшләргә кирәк. Бу шактый зур акча таләп итә. Мөгаен, безнең планнарыбыз наполеонныкычадыр, әмма киләсе елда безгә аны постаменттан алып реконструкцияләүгә керешергә кирәк. Постаменттан алмыйча, моны эшләү мөмкин түгел, һәйкәлнең авырлыгы 40 тонна.
Янгыннарга каршы көрәш өчен вертолёт сатып алачаклар
Экспертлар табигать янгыннары саны елдан-ел арта барачак, дип белдерә. Аларга хәзердән үк әзерләнергә кирәк. Янгын хәвефе янаган чорда алар «кайнар» районнарга авыр техника җибәрергә әзер булсыннар өчен, без эре предприятиеләр белән сөйләшүләр алып барабыз. «Ростех» дәүләт корпорациясе белән республикада җитештерелгән «Ка-32» янгыннан коткару вертолетын сатып алу турында килештек.
«Путин белән аралашу җылы тәэссоратлар гына калдырды»
Рәсәй Президенты белән аралашу бик җылы һәм эшлекле булды, ул команданың тәкъдимнәрен хуплады, бу – иң мөһиме. Миндә тупланган барлык мәсьәләләр буенча эшлекле фикер алыштык. Президент белән очрашудан соң ике-өч атна үткәч студентлар кампусы буенча уңай карар кабул ителүе аеруча шатландырды. Әйе, әлбәттә, без бик яхшы әзерләндек. Безнең заявка көчле иде.
Трассалар буенда кафелар, заправкалар, бәдрәфләр төзеләчәк
Мин республика буйлап күп йөрим һәм кайчагында тукталырга, ял итәргә яки хәтта кулларны юарга нормаль урыннар юклыгын күрәм. Шуңа күрә без юл буе сервисын үстерүдән башларга булдык, тулы бер программа эшләдек. Якындагы ике ел дәвамында без бу сегментта сизелерлек үзгәрешләрне күрәчәкбез. Күп җирдә кафелар, кемпинглар, заправкалар, бәдрәфләр барлыкка киләчәк. Программа белән инвесторлар, шул исәптән башка төбәкләрдән дә, кызыксына.
Ике ел элек бездә туристик навигациянең бер генә билгесе дә юк иде. Без меңнән артык шундый билге урнаштырдык. Бу да республикага килүче туристлар өчен мөһим һәм уңайлы элемент. Дөрес, кунаклар гел генә канәгать булып китми. Аерым мәсьәләләр бар, мәсәлән, елга буенда чүп-чар күп. Һәм кешеләр моны салларда йөзгәндә күрә. Хәер, кешеләрнең барысын да бер көндә генә чүпләмәскә өйрәтеп булмый. Шуңа күрә бу юнәлештә эшлисе эшләр бар әле.
«Уфа» футбол клубының көчле спонсоры булачак
Без республикадагы иң эре предприятиеләрнең берсе белән сөйләшүләр уздырдык һәм финанслауга ризалык алдык. Бу мәсьәлә турында без, шул исәптән Рәсәй Хөкүмәтендә дә сөйләштек. Мин әлегә бу предприятиенең исемен атамыйм, әмма ул республикада футбол үсешен финанслаячак төп спонсор булачак. Билгеле бер корпоратив процедуралар узганын көтәргә кирәк, ә бу вакыт таләп итә.
Республиканың элекке җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләр турында
Без, еш булмаса да, Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов белән аралашып торабыз. Аңа барыбыз исеменнән дә сәламәтлек телик! Мин аңа бу мәсьәләдә ярдәм итәргә тырышам. Мортаза Гобәйдулла улы миңа шалтыратканда һәрвакыт: «Бирешмисеңме?» – дип сорый. Мин: «Бирешмим», – дип җавап бирәм. «Яхшы, бирешмә», – ди. Аның белән мөнәсәбәтләребез бай тарихлы, ул катлаулы чорларны да кичерде. Бу кеше Башкортстан өчен бик күп эш башкарды. Рөстәм Зәки улы Хәмитов белән дә әледән-әле бик теләп аралашабыз. Мин бервакыт әйткән идем инде, ул миңа үзе башлаган эшләр һәм игътибар итәргә кирәк булган юнәлешләр исемлеген калдырды. Бу яхшы башлангычлар, аларның кайберләре буенча эш алып барабыз. Рөстәм Зәки улы Башкортстан өчен бик күп мөһим эшләр башкарды, һәм мин аңа зур хөрмәт белән карыйм. Күптән түгел аның туган көне булды, мин аны котладым.
Шәхси тормышка кагылышлы
Шундый кешеләр бар, Ходай аларга иртән җиңел тору бәхете биргән. Иртә миңа музыка һәм кофедан башка авыр бирелә. Әгәр дә көндезге 12дән төнге 12гә кадәр эшләргә мөмкин булса, минем өчен бу искиткеч яхшы булыр иде. Дөрес, хәзер иртән тору шатлыклы мизгелләргә чорный – кече улым иртә уяна, һәм минем өчен бу аны күрү, аралашу мөмкинлеге, чөнки кичен инде моңа мөмкинлек калмый.
Эшли башлаганда мин артык кызу идем кебек. Хәзер үз өстемдә эшлим, йодрык сугып, тавыш күтәреп түгел, мәсьәләләрне тынычрак хәл итәргә тырышам.
Вакыт булганда укыйм. Тарихны яратам – миңа Беренче бөтендөнья сугышы һәм Тәре походлары турындагы китаплар ошый.