Чишмэ
+16 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
15 Сентября 2021, 06:24

Бер көндә ике чара узды

Күптән түгел районда яугир-десантчы булып хезмәт иткән һәм әлеге вакытта хезмәт итүчеләр хөрмәтенә истәлек билгесен ачу тантанасы булды. Шул ук көнне район хакимияте каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә үтте.

Бер көндә ике чара уздыБер көндә ике чара узды
Бер көндә ике чара узды

Бу көнне бәйрәм чарасын үткәрүгә бераз яңгыр сибәләп тору да комачауламады. Тантаналы чарага килгән мәртәбәле кунаклар арасында Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев, РФ Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров, «Әфганстан ветераннарының Рәсәй берлеге» төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Глушко һәм башкалар булды. Истәлек билгесен ачу тантанасында шулай ук Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, оешмалар җитәкчеләре, истәлек билгесен урнаштыру инициаторы, Әфганстан сугышында катнашучы Радик Карачурин, скульптор Вилүр Шакиров, район халкы, десантчылар катнаштылар.

– Хәрби эш тарихында һава десанты беренче тапкыр 1929 елның язында ук кулланыла. Күңелләрендә иман, йөрәкләрендә кыюлык булган курку белмәс десантчылар кеше акылына сыймаслык батырлыклар кылдылар, – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә чараны алып баручы.

Чыгыш ясаучылар бу вакыйганың тарихи мөһимлеген ассызыклап үттеләр.

Тантаналы рәвештә тасманы кискәннән соң истәлек билгесенә чәчәкләр салынды.

Шул ук көнне район хакимияте каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.

Биредә алма, йомырка һәм тавыктан алып Ар авылыннан шәхси эшкуар алып килгән тере балыкка кадәр төрле продукция тәкъдим ителде.

Ярминкәдә бал сатучылар да күп булды. Ямалдан кайтарылган себер кедры үсентеләре, ашлык, киптерелгән җиләк-җимеш, алма кагы, төрле камыр ризыклары, хәтта иткә салу өчен тәмләткечләр дә бар иде.

– 45 ел инде умарта асрыйм һәм бал сату белән шөгыльләнәм. 200ләп умарта тоткан еллар да булды. Олыгая бара бал кортларын карау кыенлаша. Шуңа күрә хәзер 150гә кадәр киметтем. Минем өчен ярминкәдә, иң мөһиме, даими клиентларым белән аралашу һәм бал сату, әлбәттә. Минем балның сыйфатын күпләр белә, шуңа күрә ул рекламага мохтаҗ түгел, – диде Иске Муса авылыннан килгән 67 яшьлек умартачы Гамбәр Гәрәев.

Палаткаларның берсендә Ар авылыннан килгән Фәнүзә Бикамова үз куллары белән эшләгән беләзекләр, милли бизәнү әйберләре тәкъдим итте.

Икенче палатада бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин иде. Мәйданда балалар өчен күңелле бәйрәм дә оештырылды, аның барышында аниматорлар кызыклы уеннар, табышмаклар тәкъдим иттеләр. Ярминкәгә килүчеләр өчен район Мәдәният сарае хезмәткәрләре башкаруында җырлар яңгырады.

– Балалар өчен бәйрәм оештырулары бик ошады. Бу тирәдән үтеп барганда оныгым Линар белән балалар көлүен һәм музыка ишетеп карарга килдек. Уеннарда катнаштык, ярминкәне карап чыктык, – дип сөйләде поселокта яшәүче 63 яшьлек Нәфисә Абзалова.

Бәйрәм чарасы төрле яшьтәге кешеләрне җәлеп итте. Мәйданда җыр-моң яңгырады. Нәтиҗәдә, ярминкә күңелле бәйрәмгә әйләнде.

Бер көндә ике чара узды
Бер көндә ике чара узды
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас