Чишмэ
+27 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
12 Сентября 2021, 04:42

«Үсеш ноктасы» яңа мөмкинлекләр ача

Сентябрь башында Чишмә поселогының 4нче урта мәктәбендә Табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды.

«Үсеш ноктасы» яңа мөмкинлекләр ача«Үсеш ноктасы» яңа мөмкинлекләр ача
«Үсеш ноктасы» яңа мөмкинлекләр ача

Исегезгә төшерәбез, мондый үзәкләр авылларда һәм зур булмаган шәһәрләрдә «Мәгариф» дәүләт проектын гамәлгә ашыру барышында оештырыла.

Кунаклар, укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре алдында якты, иркен һәм ремонтланган сыйныф бүлмәләре үз ишеген ачты.

– Бүген сезнең мәктәптә тантаналы шартларда Табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге үзәк ачыла. Бу балаларга табигый фәннәрне теориядә генә түгел, ә практикада да белү өчен менә дигән мөмкинлек. Чөнки хәзер укучылар проектлар һәм тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә, тәҗрибәләр үткәрә алачак. Шуңа күрә балаларның тырышып белем алуын телим, – дип билгеләп үтте Чишмә районы мәгариф идарәлегенең мәгълүмат-методика хезмәте бүлеге җитәкчесе Нурия Аллагулова.

Мәгариф идарәлеге методисты Тимур Ситдыйков та дүртенче мәктәп укучыларына изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте.

Мәктәп директоры Резида Мәүлетова билгеләп үткәнчә, кабинетларда химия, физика, биология, шулай ук робот техникасы һәм башка фәннәр буенча шөгыльләнү өчен заманча җиһазлар бар.

Үзәкне ачу барышында үткәрелгән осталык класслары зур кызыксыну уятты. Теләге булган һәркем микроскоп астында суган төзелешен, конструкторлардан ясалган роботның хәрәкәт итүен, шулай ук «вулкан» дип аталган химик тәҗрибә карый алды.

– Биологияне бик яратып өйрәнәбез, хәзер китаптан укып кына түгел, чынбарлыкта төрле тәҗрибәләр үткәрә алачакбыз. Безнең мәктәптә шундый үзәк ачылуга шатбыз. Кайтарылган җиһазлар арасында башлангыч сыйныфлар өчен дә әзер җыелмалар бар, ягъни бу фәнне башлангыч сыйныфлар да өйрәнә алачак, – ди алтынчы һәм тугызынчы сыйныф укучылары Виктория Лащенко һәм Милена Шәймәрданова.

Милена киләчәктә биология буенча имтихан тапшырырга һәм медицина университетына укырга керергә планлаштыра. Ә Виктория укытучы булырга тели, тик биологияне яки җәмгыять белемен сайлармы, әлегә төгәл генә белми.

Әлеге үзәк балаларга уку барышын кызыклырак итәргә ярдәм итәчәк, ди аның җитәкчесе Светлана Дәүләтова. Чөнки укучылар фәннәрне җентекләп өйрәнә алачак, аларның шулай ук уйлап табу сәләте һәм креатив фикерләве формалашачак.

– Мин үзем химия, биология һәм география укытучысы. Яңа җиһазлар уку мөмкинлекләрен киңәйтеп кенә калмыйча, мәктәпнең матди-техник базасын да яңартырга ярдәм итәр, дип саныйм. Хәзер без балалар белән күбрәк тәҗрибә үткәрә, химик һәм биологик процессларны үз күзләребез белән күрә алабыз, – дип билгеләп үтте Светлана Радик кызы.

 

Сүз уңаеннан

Яңа 2021нче уку елында Чишмә районында биш «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды, шуларның дүртесе – поселокның 1, 2 һәм 4нче мәктәпләрендә һәм гимназиядә. 1 сентябрьдән шулай ук Келәш авылының М. Кәрим исемендәге урта мәктәбендә дә «Үсеш ноктасы» үзәге эшли башлады. Чишмә районы мәгариф идарәлеге мәгълүматлары буенча, 2024 елга районның барлык мәктәпләрендә дә мондый үзәкләр ачу планлаштырыла.

«Үсеш ноктасы» яңа мөмкинлекләр ача
«Үсеш ноктасы» яңа мөмкинлекләр ача
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас