Чишмэ
+28 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
11 Сентября 2021, 04:42

Рөстәм Улимаев: Секундлар мәңгелек булып тоела

2000 елдан башлап ел саен сентябрьнең икенче шимбәсендә күп илләрдә Бөтендөнья беренче ярдәм күрсәтү көне билгеләп үтелә. Быел бу дата 11 сентябрьгә туры килде.

Рөстәм Улимаев: Секундлар мәңгелек булып тоелаРөстәм Улимаев: Секундлар мәңгелек булып тоела
Рөстәм Улимаев: Секундлар мәңгелек булып тоела

«Сиңа курку катыш өмет тулы зур күзләре белән бала карап торганда бигрәк тә авыр. Аның авыртынуын җаның-тәнең белән тоясың, ярдәм иткәндә секундлар мәңгелек булып тоела, ник бик озак маташасың, дип үзеңне тиргисең, ә тизрәк булмый», дип сөйли районның 95нче янгын сүндерү-коткару частенда җиденче елын эшләүче Рөстәм Улимаев. Бер вакыйганы исенә төшергәндә тавышы әле булса калтырап китә: «Безнең смена башланганда бик көчле буран иде. М-5 трассасында авария булу турында хәбәр килде. Ике җиңел машина бәрелешкән һәм шуның өстенә буранда күрмичә фура да килеп менгән. Калҗаеп беткән машинаның капоты да, багажнигы да юк, нишләптер пассажир урыннары гына исән калган иде. Ашыгыч ярдәм машинасы исән калган хатынны һәм баланы Уфага алып китте. Икенче малайның аягы урындыклар арасына кысылып калган һәм ярасы күренеп тора иде. Ул авыртуга түзә алмыйча кычкыра, хәтта көчле дару препаратлары да ярдәм итми. Махсус җайланма ярдәмендә малайның аягын ычкындырдык, йөк машиналары шоферлары ярдәмгә килде, моның өчен аларга рәхмәт. Психолок яктан бик авыр булды, баланы ашыгыч ярдәм машинасы алып китте. Шунысы мөһим, гадәттән тыш хәлләрдә кешеләр ярдәмгә килә».

Ә Эрик Байбуринның янгын сүндерү хезмәтендә эшләвенә нибары ике ел ярым. Ул кыш көне төнлә шәхси йортта чыккан янгынны сүндерергә барулары турында искә алды. Ялгыз әбинең йорты яна, үзе өстендә ни бар, шуның белән урамга йөгереп чыккан. Алар әбигә киенергә ярдәм итәләр, өстенә юрган ябып ышыграк урынга – мунчага кертеп утырталар. Ул аны «Барысы да әйбәт булыр, егетләр янгынны сүндерә, кулдан килгәннең барысын да эшлибез», дип булдыра алганча тынычландыра... Һәр секунд исәптә. Бригадага янгынны сүндерергә ярдәм итәргә кирәк. Ә шундый хәлдәге әбине ничек ташлап китәсең?!» – дип искә ала Эрик.

Кайвакыт тәүлегенә 10–15әр тапкыр фаҗига булган урыннарга барырга туры килә, ә кайчакта берәү дә булмый, ди смена начальнигы Фидан Карачурин.

– Ун ел эшләгән чорда нәрсә генә күрмәдек һәм ниләр генә ишетмәдек, – ди ул. – Күпләр ярдәм итүебез өчен рәхмәт белдерә, милекләрен саклап кала алмавыбыз өчен  тиргәүчеләр дә бар. Ә бит күпләр үзләре гаепле, чөнки исерек килеш урын өстендә тәмәке тарту яки мичкә күп ягу, электрүткәргечләрне вакытында алыштырмау сәбәпле янгын чыга.

Кешегә ярдәм күрсәтү өчен табиб яки коткаручы булу мөһим түгел! Беренче медицина ярдәме күрсәтә белү дә җитә. Ә кайвакыт төшенкелеккә бирелгән кешеләрнең кулыннан тотып, күзләренә карап тынычландыручы кирәк.

Рөстәм Улимаев: Секундлар мәңгелек булып тоела
Рөстәм Улимаев: Секундлар мәңгелек булып тоела
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас