Чишмэ
+13 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
9 Сентября 2021, 05:10

17–19 сентябрьдә Чишмә районында сайлаулар үтәчәк

17–19 сентябрьдә Чишмә районы территориясендә Рәсәй Федерациясе Федераль дәүләт җыелышның сигезенче чакырылыш Дәүләт думасына, Ар авыл Советы биләмәсенең бер мандатлы 10нчы сайлау округы, Арслан авыл Советы биләмәсенең бер мандатлы 2нче һәм 8нче сайлау округлары, Енгалыш авыл Советы биләмәсенең бер мандатлы 1нче сайлау округы һәм Сафар авыл Советы биләмәсенең бер мандатлы 4нче сайлау округы буенча депутатларны өстәмә сайлаулар булачак.

17–19 сентябрьдә Чишмә районында сайлаулар үтәчәк17–19 сентябрьдә Чишмә районында сайлаулар үтәчәк
17–19 сентябрьдә Чишмә районында сайлаулар үтәчәк

Эльвира Сөләйманова, Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль районның Территориаль сайлау комиссиясе рәисе

Безнең республика Дәүләт думасына депутатлар сайлауны үткәрү өчен 6 сайлау округына бүленгән. Чишмә районы Уфа шәһәренең Дим, Киров, Совет районнары, Благовар, Бүздәк, Дәүләкән, Кырмыскалы, Чакмагыш районнары һәм Уфа районының 8 авыл Советы кергән бер мандатлы 3нче Уфа сайлау округына керә. Безнең округта сайлаучыларның гомуми саны 498962 сайлаучы тәшкил итә, шул исәптән 40000нән күбрәге – Чишмә районы сайлаучылары.

Дәүләт думасына депутатлар сайлау бер мандатлы сайлау округлары һәм партия исемлекләре буенча үтәчәк, шуңа ярашлы без ике бюллетень буенча тавыш бирәчәкбез.

Агымдагы елның 19 сентябрендә безнең район территориясендә Дәүләт думасы депутатларын һәм авыл биләмәләре Советлары депутатларын өстәмә сайлауны әзерләү һәм үткәрүне Чишмә муниципаль районның территориаль сайлау комиссиясе һәм 54 участоктагы сайлау комиссияләре тәэмин итәчәк. Участок сайлау комиссияләре составы төзелде, аларда 425 кеше эшләячәк. 8 сентябрьдән барлык участок сайлау комиссияләре эшли башлый. 2021 елда тагын бер яңалык кертелә – сайлау комиссияләре эшен автоматлаштыру өчен билгеләнгән интерактив эш блокноты (ИРБ). Ул сайлауларга әзерләнү һәм аны үткәрү чорында сайлау комиссияләре алдына куелган бурычларны планлаштырырга һәм үтәргә, сайлау барышын тәэмин итү өчен кирәкле документларны тиз арада эзләп табарга мөмкинлек бирә, шуңа күрә әлеге вакытта без участок сайлау комиссияләре рәисләрен һәм секретарьларын интерактив эш блокноты белән эшләргә өйрәтәбез.

Сайлау участокларының барлык биналары да технологик җиһазлар: кабиналар, стационар һәм күчмә тартмалар белән тәэмин ителгән. Алкин-2 авылында – 3333, 3334нче, Чишмә поселогында 3355, 3360нчы сайлау участокларында сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары (КОИБ) кулланылачак.

Республика сайлау участокларының якынча 30%ы видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылачак, шул исәптән Чишмә районының 14 сайлау участогында һәм территориаль сайлау комиссиясе бинасында видеокамералар урнаштырылачак, калганнары өзлексез фотога төшерү өчен видеорегистраторлар белән җиһазландырыла.

Рәсәй Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан кабул ителгән Положениегә ярашлы, Рәсәй Федерациясе Федераль җыелышның сигезенче чакырылыш Дәүләт думасына депутатлар сайлауларда тавыш бирү өч көн – 17, 18 һәм 19 сентябрьдә урындагы вакыт белән иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирү берничә көн дәвам итү сәбәпле, муниципаль сайлауларда алдан тавыш бирү үткәрелмәячәк. Шулай итеп, 2021 елның 19 сентябренә билгеләнгән барлык дәрәҗәдәге сайлауларда тавыш бирү өч көн бара. Бюллетеньнәрнең сакланышы тәэмин ителәчәк, барлык участок сайлау комиссияләре бюллетеньнәр өчен сейф-пакетлар белән тәэмин ителә, алар сейфларда саклана.

Сайлаучылар тавыш бирү өчен тәгаенләнгән биналарда тавыш бирәчәк. Шулай ук сәламәтлек торышы, инвалидлык буенча нигезле сәбәпләре булган кешеләр, мохтаҗ булган затларны караучылар өйдә дә тавыш бирә алачак. Моның өчен участок сайлау комиссиясенә алдан мөрәҗәгать итәргә: 9–19 сентябрьдә урындагы вакыт белән 14 сәгатькә кадәр гариза язып яки телдән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны сайлаучы үзе дә, башка кеше дә – туганы яки социаль хезмәткәр дә бирә ала.

Бу очракта шулай ук өч көн дәвамында – 2021 елның 17, 18 һәм 19 сентябрендә – тавыш бирергә мөмкин булачак.

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле катлаулы эпидемиологик хәл күзәтелү сәбәпле, тавыш бирү урынында хәвефсезлек чаралары үтәләчәк, әйткәндәй, участок сайлау комиссиясе әгъзаларының 60%ы вакцина ясаткан.

Сайлаучының өенә баручы комиссия әгъзаларына шәхси саклану чараларын үтәргә – битлек, перчаткалар кияргә, антисептиклар кулланырга тәкъдим ителә. Алар үзләре белән тавыш бирү өчен шәхси җыелма – бюллетеньнәр, гариза язу өчен бланк, битлек, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар һәм бюллетень тутыру өчен ручка алып барачак. Бу әйберләр сайлаучыга контактсыз ысул белән бирелә – җыелма салынган пакет ишек тоткасына эленә. Сайлаучы тавыш биргәч, бюллетеньне участок комиссиясе әгъзалары алдан фатир яки йорт ишек янына китереп куйган тартмага сала. Сайлаучының бюллетень алуын раслап имза куелган гаризасы шундый гаризалар (пакет) өчен тәгаенләнгән аерым җайланмага төшерелә.

Моннан тыш, 2018 елдан башлап сайлаулар вакытында гражданнарга яшәү урыны буенча тавыш бирергә ярдәм итүче «Мобиль сайлаучы» механизмы гамәлдә.

2021 елның 2 августыннан «Мобиль сайлаучы» механизмыннан 2021 елның 17–19 сентябрендә тавыш бирү көннәрендә яшәү урыныннан читтә булучы гражданнар файдалана ала. Шул көннән башлап алардан үзләре барган урындагы сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризалар кабул ителә башлый.

«Мобиль сайлаучы» командировкага китүче; башка шәһәрдә укучы; дәваханәгә дәваланырга җыенучы; ялга китүче теркәлү урыны буенча яшәмәүче сайлаучыларга тавыш бирү мөмкинлеге бирә.

«Мобиль сайлаучы» гражданнарга Рәсәй Федерациясе Федераль җыелышның сигезенче чакырылыш Дәүләт думасына депутатлар сайлауда тавыш бирергә ярдәм итәчәк. Урындагы Советлар депутатларын төп һәм өстәмә сайлауларда «Мобиль сайлаучы» механизмы гамәлдә түгел.

Гариза 2021 елның 2 августыннан 13 сентябрьгә кадәр шәхсән тапшырыла. Аны бирү өчен территориаль сайлау комиссиясенә (Чишмә поселогы, Киров урамы, 50) яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәгенә (Чишмә поселогы, Төзелеш урамы, 5) мөрәҗәгать итәргә, шулай ук дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан файдаланырга мөмкин.

Агымдагы елның 8 һәм 13 сентябрь көннәрендә гариза белән теләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сайлау участоклары исемлеге «Чишмә» гәзитендә, шулай ук Чишмә муниципаль районның рәсми сайтында территориаль сайлау комиссиясе бүлегендә урнаштырылган.

Рәсәй Федерациясе чикләрендә яшәү урыны буенча теркәлмәгән сайлаучылар федераль сайлау округы буенча Дәүләт думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү өчен, ә 2021 елның 18 июненнән дә соңга калмыйча теркәлгән сайлаучылар шулай ук бер мандатлы сайлау округы буенча да тавыш бирү өчен «Мобиль сайлаучы» механизмыннан файдалана алалар (әгәр алар барган урын әлеге сайлау участогы территориясендә булса).

Гариза кабул итү пунктларына барганда паспорт, шулай ук гражданин тавыш бирү өчен сайлаган участок санын белү мөһим. Участок урнашкан урынны Рәсәй Үзәк сайлау комиссиясе һәм республика Үзәк сайлау комиссиясе сайтларында «Цифрлы сервислар» сәхифәсендә табарга була. Әгәр сайлаучыга мөстәкыйль эзләү кыенлашса, аңа Күп функцияле үзәк, территориаль сайлау комиссиясе белгечләре ярдәм итәчәк (8 (34797) 2-04-30), яисә Рәсәй Үзәк сайлау комиссиясе (8-800-200-00-20) һәм Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (8-800-347-5454) «кызу линия» телефоны буенча мәгълүмат алып булачак.

Шуңа күрә безнең сайлаучыларга үзләренең гражданлык бурычын үтәү, сайлау участогына килү һәм лаеклы кандидатлар өчен тавыш бирү өчен барлык шартлар да булдырылган.

17–19 сентябрьдә Чишмә районында сайлаулар үтәчәк
17–19 сентябрьдә Чишмә районында сайлаулар үтәчәк
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас