Чишмэ
+13 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
7 Сентября 2021, 04:35

Башкортстанда яшәүчеләргә, яңа законга ярашлы, йортны ничек газга бушлай тоташтырырга?

Республика авылларын газга тоташтыруны тәмамлауга бәйле төп сораулар.

Башкортстанда яшәүчеләргә, яңа законга ярашлы, йортны ничек газга бушлай тоташтырырга?Башкортстанда яшәүчеләргә, яңа законга ярашлы, йортны ничек газга бушлай тоташтырырга?
Башкортстанда яшәүчеләргә, яңа законга ярашлы, йортны ничек газга бушлай тоташтырырга?

Апрель азагында Президент Владимир Путин, Федераль җыелышка Юллама белән чыгыш ясаганда, рәсәйлеләрнең җир участокларына газ торбаларын бушлай китереп җиткерү бурычын куйды. Җәй башында Дәүләт думасы тиешле закон кабул итте, һәм ул үз көченә керде. Хәзер торак пунктка салынган газ торбасыннан кешенең участогы чигенә кадәр газны дәүләт исәбенә китерергә тиешләр. Кулланучы газ торбасын үз участогы чигеннән йортына кадәр китерү һәм газ җиһазлары (казанлык, су җылыткыч, торбалар, плитә, счетчиклар һ. б.) өчен түли.

Кешеләр өчен бу закон бик файдалы. Элек тоташтыру бәясе эшләрнең катлаулылыгына һәм участокның ераклыгына бәйле иде. Әгәр торба өйдән ерак түгел үтсә, бу эш, мәсәлән, 27 мең сум, ә торбаны, әйтик, юл астыннан салырга кирәк булса, берничә йөз мең сум, хәтта миллион сум да тора ала иде. Хәзер бу чыгымнар газ бүлү оешмалары иңнәренә ята.

 

Барлык йортларга да газ үткәреләчәкме?

Башкортстанда газга тоташтыруны тәмамлау программасы кысаларында республиканың 2500 торак пунктында 180 мең йортка газ үткәрү бурычы тора. Закон газ бүлү челтәрләре булган торак пунктларга кагыла. Ягъни, авылга газ кертелгән булса, әле зәңгәр ягулыкка тоташтырылмаган йортларны бушлай тоташтырачаклар. Авылда газ юк икән, аны анда үткәрүләрен көтәргә кирәк булачак, ә бу башка программа, вакыт һәм акча дигән сүз. Программага сезнең торак пунктның эләгү-эләкмәвен Рәсәй Федерациясенең бердәм газ кертү операторы сайтында connectgas.ru/gasification_program сылтамасы буенча белергә мөмкин.

 

Ничек гариза бирергә?

Программага эләгү өчен, «Газпром газораспределение Уфа» компаниясенә аның www.bashgaz.ru рәсми сайты аша, компаниянең клиент үзәкләрендә яки Күп функцияле үзәк бүлекчәләрендә гариза бирергә кирәк. Якын арада моны Дәүләт хезмәтләре аша да эшләргә мөмкин булачак.

Моның өчен түбәндәге документлар кирәк:

  паспорт, ИНН, СНИЛС;

  җир һәм йортның сезнең милектә булуын раслаучы документлар күчермәлә-ре. Участок һәм йорт, әйтик, картәниегез исемендә булса, нотариуста ышаныч кә-газен рәсмиләштерергә кирәк;

  Ситуацион план. Бу – сезнең участок һәм йорт күрсәтелгән схема. Аны үзегез ясый яисә pkk.rosreestr.ru/ ачык кадастр картасыннан файдалана аласыз.

Әгәр сезнең йортыгыз сәгатенә җиде кубометрдан артыграк газ сарыф итә икән, максималь чыгымның исәбе кирәк булачак. Ничек санарга? Дүрт комфоркалы плитә сәгатенә 1,6 кубометрдан да артык газ «ашамый», 100 квадрат метрлы йортны җылыту һәм кайнар су өчен сәгатенә якынча бер кубометр кирәк. Әгәр дә сез махсус газ җиһазлары кулланмыйсыз яки хан сараенда яшәмисез икән, бу пункт сезнең өчен түгел.

Документлар тәртиптә булса, сезнең белән килешү төзеячәкләр һәм газ җиһазларын сатып алырга, йортны әзерләргә вакытыгыз булачак.

 

Газны кайсы вакыт эчендә үткәрәчәкләр?

Законда тәгаен сроклар күрсәтелмәгән. Ул газ бүлү челтәренең ераклыгына һәм газүткәргечне сузу шартларына бәйле.

 

Газга тоташтыруны тәмамлауга бәйле тарифлар ничек үзгәрәчәк?

Берничек тә үзгәрмәячәк. Газга тарифларны дәүләт билгели, аны, инфляцияне исәпкә алып, ел саен үзгәртә. Бәяне өстәмә арттыру планлаштырылмый.

 

Йортны газга тоташтыруда акчаны ничек экономияләргә мөмкин?

Участок эчендәге эшләрнең бәясе күп факторларга: сузыла торган газүткәргечнең озынлыгына, аны сузу ысулына, урнаштырылачак газ корылмаларының төренә, санына һәм бәясенә бәйле. Гадәттә, бу йөз мең сумнан да ким түгел.

Башкортстанда 2019 ел азагыннан республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән ташламаларга ия булучыларга йортка газ кертүгә сертификатлар бирәләр. Аны әлегә газга тоташтырылмаган шәхси йортта яшәүчеләр һәм түбәндәге категорияләрнең берсенә караучылар алырга хокуклы:

  Бөек Ватан сугышында катнашучылар;

  Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр инвалидлары;

  инвалидлар;

  инвалид балалары булган гаиләләр;

  күп балалы гаиләләр.

Сертификат белән газ кертү проектына, төзелеш-монтаж эшләренә, газ корылмалары: плитәләр, казанлык, колонкалар, газ счетчигы, газ сигнализаторы сатып алуга тотынылган чыгымнарны капларга мөмкин. Бу авыл халкына яхшы ярдәм булды. Сертификатлар ярдәмендә 2021 елның август башына Башкортстанда 3,4 мең йортка газ килде дә инде.

Минем сорауларым калды.

Аларны кемгә юлларга?

Сез газ бүлү оешмасына мөрәҗәгать итә аласыз. Аның телефон номерлары түбәндәгечә:

+7 (800) 347-8-800 (стационар телефоннардан шалтырату бушлай);

+7 (347) 286-21-07 (оператор тарифлары буенча);

+7 (987) 471-71-04 (кәрәзле элемтә операторы тарифы буенча).

Башкортстанда яшәүчеләргә, яңа законга ярашлы, йортны ничек газга бушлай тоташтырырга?
Башкортстанда яшәүчеләргә, яңа законга ярашлы, йортны ничек газга бушлай тоташтырырга?
Автор:
Читайте нас