

Пластик картага ихтыяҗ зур, атна саен уртача 2 500 карта сатыла. Бүгенге көндә җәмәгать транспортында акчасыз исәп-хисап ясауның яртысы нәкъ менә аның ярдәмендә башкарыла. Сүз уңаеннан, «Алга» – Рәсәйдә кулланучылар саны буенча икенче карта.
Хәзер аны куллануны яңа дәрәҗәгә чыгарырга: «Мир» түләү платформасындагы банк картасы белән берләштерергә телиләр. Ә мобиль кушымтадагы виртуаль «Алга» картасын теләсә кайсы банк исәбенә бәйләргә мөмкин булачак.
Телефондагы виртуаль карта «Алга» тарифы буенча транспорт өчен генә түләргә түгел, ә сәүдә-сервис предприятиеләренең дисконт программалары ярдәмендә сатып алганда да экономия ясарга һәм республикадагы социаль программаларда катнашырга мөмкинлек бирәчәк.
Радий Хәбиров «Уралсиб» банкы җитәкчелеге белән эшлекле очрашу уздырды, аның барышында финанс-кредит оешмасының республика белән хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар. Уфадагы «Уралсиб» банкының башкарма директоры, филиал идарәчесе Марат Мамлеев «Алга» транспорт картасын банк картасы белән берләштерү турында сөйләде. Җәмәгать транспортында минималь тариф автомат рәвештә кулланыла. Шулай ук күп балалы гаиләләргә кибетләрдә, музейларда ташламалар һәм кайбер оешмаларда, әйтик, мәктәпләрдә һәм Уфаның Дим районы хакимиятендә гамәлдә.
– Моннан тыш, без студентлар һәм укытучылар өчен кампус картасын чыгара башларга әзер, аны түләү өчен дә, уку корпусларына, китапханәләргә һәм тулай торакларга керү өчен дә кулланып булачак, – диде Марат Мамлеев.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров моның белән кызыксынган барлык министрлыклар һәм финанс-кредит оешмалар белән республикада яшәүчеләр өчен «Алга Башкортстан» картасы проектын эшләргә һәм аның яңартылган дизайнын тәкъдим итәргә кушты.
– Бу кушымталарны да, гамәлдәге банк исәбен дә үз эченә алган мультикарта булырга тиеш. Ул халыкка карта белән уңайлы файдаланырга – транспорт өчен түләүдән башлап сәүдә челтәрләрендә ташламалар алуга кадәр мөмкинлек бирәчәк, – диде Радий Хәбиров.