Чишмэ
+15 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
2 Сентября 2021, 09:32

Трассаның яңа участогы – стратегик яктан мөһим объект

Башкортстан территориясендә М-7 «Волга» федераль трасса участогы төзеләчәк, ул М-12 Мәскәү – Казан магистраленең бер өлеше булачак. Исегезгә төшерәбез, Рәсәй Президенты Владимир Путин кушуы буенча аны Екатеринбургка кадәр сузачаклар. 65 чакрым озынлыктагы яңа участок Илеш, Дүртөйле һәм Чакмагыш районнары аша биш торак пунктны – Исәмәт, Үрге Яркәй, Лаяшты, Ишкар һәм Әсән авылларын урап үтәчәк.

Трассаның яңа участогы – стратегик яктан мөһим объектТрассаның яңа участогы – стратегик яктан мөһим объект
Трассаның яңа участогы – стратегик яктан мөһим объект

Узган атнада, 25 августта, Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Новиков республика Хөкүмәте әгъзалары, Росавтодор экспертлары, район башлыклары катнашлыгында киңәшмә үткәрделәр.

Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, әлеге магистральне төзү республика өчен стратегик яктан мөһим, ул икътисад үсешенә ярдәм итәчәк.

– «Росавтодор»га уртак эш һәм трассировкалау буенча кабул ителгән карар өчен бик рәхмәтлебез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Юл траекториясе расланганнан соң, без муниципалитетлар хакимиятләре белән җир участоклары әзерли башладык. Белгечләр кирәкле геодезик эзләнүләр үткәрде инде.

Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков проектны тормышка ашыруга кыска сроклар билгеләнүгә басым ясады. Бу юл участогы ярдәмендә М-7 трассасында мөһим чаралар үткәрергә мөмкин булачак.

– Казан белән Екатеринбург арасында маршрут сайлауга бәйле мөһим карар кабул ителгәнче гамәлгә ашыра алмадык.

Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте куйган сроклар буенча, без инде хәзердән үк әзерлек эшенә керешергә кирәклеген аңлыйбыз, – диде Роман Новиков.

Юл төзелешен киләсе елның сентябрендә башлап җибәрү планлаштырыла, проект 2024 елның апрелендә тәмамланырга тиеш. Ведомствоара хезмәттәшлекне җайга салу һәм килеп туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итү белән махсус булдырылган проект офисы шөгыльләнә, аны төбәк хөкүмәте вице-премьеры Рәиф Абдрахимов җитәкли.

Мөһим мәсьәләләр арасында – трасса салу өчен җир участогы бүлү, инженерлык коммуникацияләрен – торбаүткәргечләрне һәм электр белән тәэмин итү челтәрләрен күчерү, проектны төзелеш материаллары белән тәэмин итү.

Әлеге участокны салган вакытта урманнарны урап узуга, юлүткәргечләр һәм күперләр, шулай ук инженерлык челтәрләре белән кисешүләр санын киметүгә аерым игътибар бирелгән. Әлеге участокларда кадастр эшләре быел сентябрь аенда башланачак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Илеш, Дүртөйле һәм Чакмагыш районнары хакимиятләренә трасса проектын халыкка тәкъдим итәргә, муниципалитетларның икътисади һәм социаль өлкәләре өчен өстенлекле булуы турында сөйләргә кушты.

Фото: glavarb.ru/ сайтыннан

Трассаның яңа участогы – стратегик яктан мөһим объект
Трассаның яңа участогы – стратегик яктан мөһим объект
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас