Чишмэ
+3 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
31 Августа 2021, 05:05

Мәктәпкә әзерләнү күпмегә төшә?

1 сентябрь алдыннан балалары беренче сыйныфка барачак әти-әниләр аеруча дулкынлану кичерә.

Мәктәпкә әзерләнү күпмегә төшә?Мәктәпкә әзерләнү күпмегә төшә?
Мәктәпкә әзерләнү күпмегә төшә?

Беренче сыйныфлар үзләре дә аларны нинди җаваплылык көтүен әлегә аңламыйдыр, мөгаен.

– Иң мөһиме – гаиләнең мәктәпкә барыр алдыннан бер ел дәвамында рухи әзерлеге, – дип фикере белән уртаклаша Юлия Ганиева. – Кызым Лия уку елы дәвамында атнага ике тапкыр мәктәпкәчә әзерлек төркеме «Малышок»ка йөрде. Анда барысы да – тәнәфесләр дә, дәресләр дә мәктәптәге кебек. Миңа мәктәп формасының бертөрле булуы да ошады. Кызларда сарафан һәм галстук, малайларда чалбар һәм жилет булачак. Сатып алу да җайлы гына оештырылган – җәй көне мәктәпкә Уфадан фабрика вәкилләре килә, төрле үлчәмдәге киемнәр бар, киеп карап сатып алырга була. Мәктәп формасына бәяләр кулай, дип саныйм. Без, мәсәлән, баланы мәктәпкә әзерләү өчен якынча 15 мең сум акча тоттык. Дәүләттән бирелгән 10000 сум күләмендәге акча да бик урынлы булды. Хәзер мәктәпкә өйрәнергә кирәк булачак, шуның өчен әтисе ял алды, тәүге мәлдә кызыбызны ул мәктәпкә йөртәчәк.

Хәтерлим әле, балачакта 1нче сентябрь көнне тантаналы линейкадан соң әни һәрчак торт сатып ала һәм без гаиләбез белән бергәләп чәй эчә идек... Бик җылы хатирәләр калган. Мин дә Лиягә шундый ук күңелле хис-тойгылар бүләк итәргә телим. Линейкадан соң кафега яки балалар бүлмәсенә барачакбыз, – ди ул.

Башка беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре дә, бик теләсәң, баланы мәктәпкә әзерләү өчен 10 мең сум җитә, интернет-кибетләр аша товарга заказ бирергә мөмкин, дип исәпли. Бәясе артык кыйммәт булмаган яхшы сыйфатлы мәктәп формасын кечкенә ательелардан да сатып алырга була. Әйткәндәй, быел күп балалы гаиләләрдән булган 142 беренче сыйныф укучысына якынча 3000 сумлык портфельләр һәм язу кирәк-яраклары бушлай тапшырылды.

Иң мөһиме: мәктәп формасы һәм аяк киеме уңайлы булырга, баланың хәрәкәтен чикләмәскә, ә чәчәк гөлләмәсе артык зур һәм авыр булмаска тиеш. Чөнки Лиягә һәм тагын 569 беренче сыйныф укучысына мәктәпкә тәү тапкыр барганда яхшы тәэссоратлар алу мөһим.

Хәерле юл, беренче сыйныф укучысы!

 

Безнең белешмә

Иртәгә, Белем көнендә, республиканың барлык уку йортларында укулар башлана. Мәктәпләрдә линейкалар һәм сыйныф сәгатьләре узачак. Быел алар Фән һәм технология елына багышлана.

Тантаналы линейкалар санитар таләпләрне исәпкә алып узачак (чарада катнашучылар күләме 200 кешедән артмаска тиеш). Зур мәктәпләрдә (гимназиядә, 1, 2, 4, 5нче мәктәпләрдә) линейкалар 1, 9 һәм 11нче сыйныф укучылары өчен узачак, калганнар өчен тантаналы сыйныф сәгатьләре булачак. Башка мәктәпләрдә линейка барлык сыйныфлар өчен дә үткәреләчәк.

Мәктәпкә әзерләнү күпмегә төшә?
Мәктәпкә әзерләнү күпмегә төшә?
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас