

1. Яшь осталар өчен бу үзеңне күрсәтү һәм саллы гына премия алу мөмкинлеге
«WorldSkills» – яшьләр өчен социаль лифтларның берсе, аның ярдәмендә үз сәләтеңне күрсәтергә, кызыклы кешеләр белән аралашырга, осталардан өйрәнергә, яраткан эшеңне табарга мөмкин.
Эре федераль компанияләр инде хәзер үк бөтен ил буенча «WorldSkills»та катнашучыларны күзәтә. Дәрәҗәле чарада катнашу эшкә кергәндә аларга өстәмә балл бирә. Хәзер бу тәҗрибәне төбәктәге компанияләр дә үзләштерә. Бездә булган мәгълүматлар буенча, Уфада әлеге чараны оештыручыларга чемпионатта катнашу үтенече белән бик зур телекоммуникацион холдинг вәкилләре чыккан. Компания экспертлары иң зирәк балаларны күздән кичереп, шунда ук үзләренә эшкә чакырачак.
Өстәвенә бу – матди стимул да. Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстаннан җиңүчеләргә саллы премияләр биреләчәген вәгъдә итте. Җиңүчеләр – 100әр мең сум, призерлар һәм укытучылар 50шәр мең сум акча алачак.
2. Барлык җиһазларны Башкортстан шәһәрләренә һәм районнарына таратачаклар
Чемпионатка әзерлек барышында оештыручылар берничә мең заманча станок һәм җиһазлар – эретеп ябыштыру аппаратлары, тегү машиналары, электрокардиографлар, аш бүлмәсе кирәк-яраклары, пилотсыз очкычлар һәм инновацион төрү материаллары өчен станоклар һәм башка бик күп нәрсәләр сатып алды. Бу максатларга 750 миллион сум акча тотынылды. Болар барысы да биредә, Башкортстанда калачак! Нәтиҗәдә колледжлар һәм техникумнарның матди-техник базасы 70 проценттан артыкка яңарачагын исәпләп чыгарганнар да инде.
Журналистлар йөкле хатын макетын аерым билгели, фельдшерлар аны кулланып булачак әниләргә ярдәм күрсәтергә өйрәнәчәкләр. Ә «мәче» тренажеры яшь ветеринарларны песиләрне коткарырга өйрәтәчәк.
Иң мөһиме, республиканың барлык төбәкләрендәге студентлар картиналардан карап түгел, ә заманча җиһазлар буенча белем алачак! Дөресен әйтергә кирәк, колледжлар һәм техникумнар үзләре генә мондый шәп һәм кыйммәтле җиһазларны беркайчан да сатып алалмас иде.
3. «Хезмәт кешесе» төшенчәсе янә горур яңгырарга тиеш
«WorldSkills» хәрәкәтенең миссиясе – югары квалификацияле кадрларның абруен күтәрү.
– Чемпионат бик зур әһәмияткә ия, ул эшче һөнәрләрнең, һөнәри белемнең дәрәҗәсен арттыра, сәләтле балаларга үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә. Үз эшенең чын осталарын кабул итү безнең төбәк өчен зур дәрәҗә, – диде чараны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Хәрәкәтнең меңләгән катнашучысы йөз меңләгән башка үсмерләргә үрнәк күрсәтә, бу дөньяда кызыклы һәм кирәкле һөнәрләрнең күп булуын дәлилли. Безнең егетләрнең һәм кызларның аз акчага супермаркетка яки элемтә салоннарына бармыйча, фабрикаларда һәм заводларда яхшы хезмәт хакы алу мөмкинлеге булуын белүе һәм башка төбәкләргә китмичә туган респуб-ликада эшләве бик мөһим. Илгә эшче куллар җитешми, аеруча сәләтле эретеп ябыштыручыларга эре холдинглар йөз мең сумнан артык акча түләргә әзер, бары тик эшлә генә. Ә моның өчен башта укырга кирәк.
4. Республика тагын бер тапкыр үзе турында белдерә
Логика бик гади – акча бирәләр икән, аны алырга кирәк. Без булмасак, аны башка кемдер кулга төшерәчәк. Уфада чаралар күбрәк үткән саен, без тагын да ныграк танылачакбыз. Күрше төбәкләр чара артыннан чара үткәрә: зурларын да, вакларын да. Шуңа күрә аларны барысы да белә, барысы да аларга бара һәм анда яхшы яшиләр.
Нәрсә ул танылу алу? Бу Башкортстанны барысы да беләчәген һәм бирегә бәйрәмнәргә киләчәген аңлатмый. Юк. Күләмле чаралар – ул безнең мөмкинлекләрнең витринасы да: «карагыз, без ничек булдырабыз, безнең белән эш итәргә мөмкин һәм эш итү кирәк тә, без – текә. Килегез һәм үзара файдалы эшләр турында фикер алышырбыз», дигән сүз.
Гади генә әйткәндә, бу республиканың яңа юллар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелешенә акча җәлеп итү өчен үз-үзен рекламалавы. Һәм ул артыгы белән кире кайтачак!
ӘЙТКӘНДӘЙ...
Бу чемпионатның асылы нидә?
Гади генә әйткәндә, бу – яшь осталар ярышы. Алар әле студентлар, әмма шулкадәр күп нәрсә беләләр, аларны «яңа эш башлаучы» дип атау дөреслеккә туры килеп тә бетми. Алар – программистлар, ташчылар, агрономнар, ветеринарлар, пешекчеләр, тавыш режиссерлары, авторемонтчылар, дизайнерлар, малярлар, металлурглар, балта осталары, җиһаз ясаучылар һәм башкалар. Үз тармакларында һәм яшь төркемендә иң яхшылары.
Республика башкаласына 76 төбәктән 1800 конкурста катнашучы һәм 2000 судья-эксперт килде. Башкортстан өчен 498 кеше – 280 конкурсант һәм 218 эксперт чыгыш ясый. Төбәк 103 компетенция буенча ярышларда катнаша.
СҮЗМӘ-СҮЗ
– Киеренке көндәшлекле көрәштә яшь белгечләр үз осталыкларын һәм сәләтләрен, искиткеч иҗади потенциалын тулысынча күрсәтә алыр, катлаулы һөнәри бурычларны сыйфатлы һәм оператив рәвештә хәл итә алуын исбатлар, дип ышанам. Һәм, әлбәттә, мондый форумнар үз-үзләрен күрсәтү, тупланган тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклашу, дусларча, рәсми булмаган аралашу өчен менә дигән мөмкинлек бирә, – диелгән Президент Владимир Путинның финалда катнашучыларга юлланган сәламләү телеграммасында.