Чишмэ
+16 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
27 Августа 2021, 04:50

Мәгарәләр сакланышы тәэмин ителә

Республика Башлыгы Радий Хәбиров БР Табигать министрлыгына Рус география җәмгыяте бүлеге һәм БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары белән берлектә мәгарәләр тирәсендә хуҗалык эшчәнлеген хокукый җайга салу мәсьәләсе белән шөгыльләнергә кушты.

Мәгарәләр сакланышы тәэмин ителәМәгарәләр сакланышы тәэмин ителә
Мәгарәләр сакланышы тәэмин ителә

Бу хакта ул Рус география җәмгыяте төбәк бүлегенең Попечительләр советы утырышында белдерде.

– Биредә кадастр эшләр дә кирәк, безнең уникаль мәгарәләрне кешеләрнең начар йогынтысыннан саклау мөһим. Югалтуларга юл куймас өчен табигый ресурсларны саклау буенча дөрес баланс булдыру кирәк, – диде Радий Хәбиров.

Ул шулай ук Шүлгәнташ, Киндерле, Аскын кебек кайбер табигый һәйкәлләрнең аеруча кыйммәтен билгеләү мөһимлегенә, аларны аерым контрольгә алырга кирәклегенә басым ясады.

Республикада 1500дән артык мәгарә бар, 288енең озынлыгы 100 метрдан артып китә, ә 29ы бер чакрымнан артык. Иң озыны – Киндерле мәгарәсе, андагы җир асты тоннельләре һәм кичү юлы 14 километрдан артып китә.

– Шул ук вакытта спелеологлар республикада ел саен ике-өч яңа мәгарә ача, шул исәптән су асты мәгарәләре табыла, ә гомумән алганда, бүгенге көндә аларның нибары 30 проценты гына өйрәнелгән, – ди Башкортстанның махсус сакланыла торган табигый территорияләре дирекциясе җитәкчесе Салават Нәфыйков.

Соңрак БР парламенты Рәисе Константин Толкачев Радий Хәбировның мәгарәләрне саклау буенча йөкләмәсенә бәйле рәвештә планлаштырылган эшләр турында сөйләде.

– Беренчедән, яңартылган Республика конституциясе проектында махсус якланачак табигый объектлар исемлеге билгеләнә. Алар арасында «Шүлгәнташ» табигать тыюлыгы, «Аслыкүл», «Кандракүл», «Морадым тарлавыгы», «Ирәмәл» табигать парклары, Куштау, Торатау, Юрактау шиханнары бар. Бу территорияләрдә саклау статусы алачак мәгарәләр күп, – дип билгеләп үтте Дәүләт җыелышы рәисе һәм әлеге исемлекнең тагын да киңәячәген ассызыклады.

Планнарда шулай ук рухи, мәдәни, тарихи һәм табигый мирасның уникаль объектларын берләштерүче БР милли мирасының дәүләт реестры турында закон кабул итү.

– Бу эшкә эксперт һәм фәнни берләшмә вәкилләре, шул исәптән Рус география җәмгыяте вәкилләре дә актив җәлеп ителәчәк, – дип хәбәр итте спикер.

Константин Толкачев сүзләренә караганда, мәгарәләр тирәсендәге хуҗалык эшчәнлеген хокукый җайга салу буенча чараларны нульдән башларга туры киләчәк. Мәгарәләрнең күбесе әлегә тикшерелмәгән һәм исәпкә кую өчен аларның чикләрен һәм күләмен билгеләү мөмкин түгел.

– Шул ук вакытта мәгарәләр экосистемасының сакланышын тәэмин итәргә кирәк. Шул исәптән вандаллар өчен штрафлар һәм җәзалар системасын яңадан карау, туризмны үстерү өчен режим һәм шартлар булдыру мөһим, – дип нәтиҗә ясады ул.

Мәгарәләр сакланышы тәэмин ителә
Мәгарәләр сакланышы тәэмин ителә
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас