Чишмэ
+22 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
27 Августа 2021, 11:25

Август киңәшмәсе: Йомгак ясарга һәм киләчәккә планнар билгеләргә вакыт

25 августта районда педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе булды, анда үткән уку елына йомгак ясалды, проблемалар тикшерелде, киләчәккә планнар билгеләнде.

Август киңәшмәсе: Йомгак ясарга һәм киләчәккә планнар билгеләргә вакытАвгуст киңәшмәсе: Йомгак ясарга һәм киләчәккә планнар билгеләргә вакыт
Август киңәшмәсе: Йомгак ясарга һәм киләчәккә планнар билгеләргә вакыт

– Барлык укучыларың да укырга керә алдымы? Нинди уку йортларында белем алачаклар? – дип бер-берсеннән сораштылар укытучылар.

Киңәшмә башланыр алдыннан район Мәдәният сараеның икенче катында җыелган укытучылар арасында сүз бары тик эш программалары, яңа стандартлар, Бердәм дәүләт имтиханнары, Дәүләт йомгаклау аттестациясе турында гына барды. Укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре күргәзмәләрне караганда мәгариф учреждениеләрен тикшерү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, үз эшләре турында сөйләштеләр. Ике хатын-кыз очрашса, базар була, дигән мәзәкне үзгәртеп, ике мөгаллим очрашса, укытучылар киңәшмәсе башлана, дип әйтергә мөмкиндер.

Быел район педсоветы укыту һәм тәрбия мәсьәләләренә багышланды, Рәсәй мәгариф министры Сергей Кравцов та үзенең видеомөрәҗәгатендә шул хакта сөйләде.

Киңәшмә эшендә район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якупов, сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин, Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт йомгаклау аттестациясе бүлеге начальнигы Айгөл Бәйрәмголова, Бөтендөнья башкортлар корылтаеның башкарма комитеты әгъзасы Әхнәф Тимербулатов катнашты.

Мәгариф бүлеге начальнигы Зилә Ямалетдинова үз докладында Чишмә районының 2020–2021 уку елында мәгариф эшчәнлегенә анализ ясады.

– Районның белем бирү оешмалары «Заманча мәктәп», «Һәр баланың уңышы», «Киләчәк укытучысы», «Цифрлы белем бирү мохите», «Балалары булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү» юнәлешләре буенча «Мәгариф» гомумдәүләт проектында актив катнашалар, – диде Зилә Равил кызы.

Мәгариф үсешенә зур өлеш керткән педагогия хезмәткәрләре, гадәттәгечә, төрле дәрәҗәдәге грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Бу көнне уку йортын тәмамлаган биш яшь белгеч укытучылар сафына кабул ителде. Аларның барысы да безнең район мәктәпләрен тәмамлаучылар. Әйткәндәй, өчесе педагогик уку йортын яхшы билгеләргә генә тәмамлаган.

Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү нәтиҗәсе буенча грамоталар, вымпеллар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды. «2020–2021 уку елы йомгаклары һәм 300дән күбрәк бала белем алган мәктәпне уку елына әзерләү буенча иң яхшы гомуми белем бирү оешмасы» номинациясендә 5нче мәктәп (директоры Эльвира Даянова), Абдулла Гыйззәтуллин исемендәге Бәкәй мәктәбе (директоры Лена Сөләйманова), төп гомуми белем бирү учреждениеләре арасында 5нче мәктәп филиалы – Новотроицкий мәктәбе (мөдире Миләүшә Минәхмәтова) беренче урын алдылар, Чишмә поселогының «Солнышко» (Рима Собханкулова) һәм «Аленушка» (Алена Кузьмина) балалар бакчалары иң яхшы балалар бакчасы, ә Муса Гали исемендәге Иске Муса мәктәбе карамагындагы мәктәпкәчә төркем (тәрбияче Филүзә Хәкимова, мәктәп директоры Гөлназ Шәрипова) иң яхшы мәктәпкәчә төркем булдылар. Пионерлар һәм укучылар йортының техник иҗат бүлеге (мөдир Гөлнара Яхина, директор Фәридә Илюшкина) балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирүче иң яхшы оешма, дип танылды.

Безнең белешмә

Районның мәгариф системасында 12 балалар бакчасы, 26 мәктәп һәм ике өстәмә белем бирү учреждениесе бар.

Районда бер яшьтән җиде яшькә кадәрге 4613 бала яши, 2403 сабый балалар бакчасына йөри. 24 мәктәптә укучылар бер сменада, поселокның беренче мәктәбендә һәм гимназиядә ике сменада белем ала. Район буенча укучыларның укуда өлгереше – 99,8%, белем бирү сыйфаты – 58,3%. Бердәм дәүләт имтиханында барлык фәннәр буенча уртача балл – 61. Югары балл алган эшләр саны – 56, шуларның 16сы 90нан артык балл алган. Мәктәпне тәмамлаучы

31 бала яхшы билгеләрдән генә торган аттестат һәм «Укуда аерым уңышларга ирешкән өчен» медаль алды.

Август киңәшмәсе: Йомгак ясарга һәм киләчәккә планнар билгеләргә вакыт
Август киңәшмәсе: Йомгак ясарга һәм киләчәккә планнар билгеләргә вакыт
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас