

Азат Гыйззәтуллин
Бу категориягә 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр чорда туган һәм республика территориясендә даими яшәүче Рәсәй Федерациясе гражданнары керә.
Агымдагы елның 25 мартында «Сугыш чоры балалары турында»гы Башкортстан Республикасы законы кабул ителде, ул шушы категориягә кергән республика халкы өчен социаль ярдәм чараларын раслый.
«Сугыш елларын кичергән һәм балачактан Бөек Җиңү хакына эшли башлаган, сугыштан соң илебезне аякка бастырган кешеләргә уртак рәхмәтебез чиксез. Хәзер инде алар олы яшьтә һәм безнең ярдәмгә бигрәк тә мохтаҗ. Сугыш чоры балалары алдындагы бурычыбыз зур, нинди генә ярдәм чаралары күрсәтелсә дә, бу рәхмәтебезне белдерү өчен җитәрлек булмаячак. Алар белән аралашканда өлкәннәребез барысы да бер тавыштан диярлек «сугыш чоры балалары» статусын алу мөһим, барысы да акча һәм льгота белән генә үлчәнми диләр», ди Дәүләт җыелышы рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова.
Башкортстан Республикасы сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Валерий Шәрипов сугыш чоры балаларына ярдәм итүдә эзлекле адымнары өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерде.
«Иң мөһиме, тиешле таныклык бирү белән рәсми танылу булды, бу хакта «Сугыш чоры балалары» исеменә дәгъва итүче ветераннар үзләре мөрәҗәгать итте. Радий Фәрит улына бу мәсьәләдә актив позициясе һәм ветераннарга булган игътибары өчен рәхмәт. Бүгенге көндә икътисад пандемия елыннан соң тулысынча торгызылмаса да, республика бюджеты социаль өлкәдә зур йөкләнеш кичерсә дә, республика Башлыгы мөмкинлек тапты һәм хөкүмәткә ветераннарга акча бирү турында йөкләмә бирде. Кемгәдер бу сумма аз тоелса да, бүген безнең өлкән яшьтәге ветераннарыбызга – сугыш чорында үскән һәм сугыштан соң хезмәт батырлыгы кылган балаларга карата игътибар кадерле», – дип билгеләп үтте Валерий Шәрипов.
Башкортстанда әлеге вакытта 189 меңнән артык сугыш чоры баласы яши.
Бөек Ватан сугышы барганда туган һәм сугыш башланганда 14 яше тулмаган кешеләр әлеге статуска дәгъва итә ала.
Закон буенча, сугыш чоры балалары таныклык нигезендә чираттан тыш медицина ярдәме һәм Башкортстан Республикасы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү стационарына бару һәм анда вакытлыча яшәү өчен юлламаны чираттан тыш алу хокукына ия.
Фото: «Башинформ» МА