

– Зилә Равил кызы, хәзер закон буенча бертуганнар бер мәктәптә укырга тиеш.
– Әйе, яшәү урыны буенча кайда теркәлүенә карамастан, бертуганнарны бер мәктәпкә алырга рөхсәт итүче закон үз көченә керде. Бу беренче сыйныфка баручыларга гына кагыла.
– Яңа уку елы алдыннан ата-аналарны балаларны мәктәпкә йөртү мәсьәләсе дә борчый. Бу эш ничек гамәлгә ашырылачак?
– Мәктәпләрдә – 29, ә спорт мәктәбендә ике автобус бар. 19 августта мәктәп транспортының әзерлеге тикшерелде. Автобуслар балаларны тукталышларда утыртып мәктәпкә алып киләләр, дәрес тәмамланганнан соң кире илтеп куялар. Бу җәһәттән авылларда бернинди проблема юк. Чишмә поселогына килгәндә, ата-аналарның барлык таләпләрен канәгатьләндерергә тырышабыз. Укучылар күп булган «Елга аръягы» һәм «Куба» бистәләренә бер генә автобус йөри, барысын да берьюлы утырта алмыйбыз, шуңа күрә өлкән сыйныф укучыларына мәктәпкә үзләренә килергә туры килә. Проб-лемалар булса, ата-аналар мәктәп директоры исеменә гариза яза алалар – бу очракта әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын эзләячәкбез.
– Зилә Равил кызы, безнең район мәктәпләрендә укытучылар җитмәү күзәтелә. Бу хәлдән ничек чыгасыз?
– Әйе, кызганычка каршы, мондый проблема бар – әлеге вакытта башлангыч сыйныфлар, математика, физика, инглиз теле укытучылары җитми. Әмма без, вакытлыча гына булса да, бу хәлдән чыгу юлын таптык: пенсиядәге укытучыларны бер-ике ел эшләргә чакырабыз, яки эш күләме азрак булган белгечләргә квалификацияләрен үзгәртергә мөмкинлек бирәбез.
Әйткәндәй
Агымдагы уку елында биш мәктәптә «Мәгариф» гомумдәүләт проекты буенча үсеш нокталары ачылачак. Гәзитнең киләсе саннарында яңа белем бирү үзәкләре турында тулырак язачакбыз.