Чишмэ
+12 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
19 Августа 2021, 05:01

«Якташлар – Атайсал» проектының тәүге җиңүчеләре бүләкләнде

Шушы көннәрдә Чишмә районы хакимиятендә безнең район буенча «Атайсал» республика бәйге-проектына йомгак ясалды. Проект 2021 елның мартында башланды, максаты – иң лаеклы, хөрмәтле замандашларыбызны ачыклау, алар турында бөтен республикага бәян итү.

«Якташлар – Атайсал» проектының тәүге җиңүчеләре бүләкләнде«Якташлар – Атайсал» проектының тәүге җиңүчеләре бүләкләнде
«Якташлар – Атайсал» проектының тәүге җиңүчеләре бүләкләнде

Меценатлар үзләренең туган ягында хәйрия программаларын тормышка ашыралар. Проектлар картасы белән «Атайсал – кече туган як» порталында танышырга мөмкин.

Район халкы анкета тутыру барышында изге гамәлләре белән ихтирамга лаек булган кешеләрнең исемнәрен атады. Арытаба бу исемнәр рейтингта тавыш бирү өчен куелды. «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең генераль директоры Айдар Якупов «Атайсал» проектының җиңүчесе дип танылды. «Сәламәтлек саклау» номинациясендә тавышлар Енгалыш фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Эльвира Исаевага бирелде, районның шәрәфле гражданины, хезмәт ветераны Фәүзи Әсәдуллин «Сәнәгать» номинациясендә җиңүче булды. «Малтабарлык» номинациясендә «Агро-Альянс» директоры Руслан Хәмитов танылу алса, «Дәүләт эшчәнлеге»ндә район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Илдар Әсәдуллинга тиңнәр булмады.  «Мәгариф» номинациясендә район халкы Алкин-2 урта мәктәбе директоры Маргарита Батыршина өчен тавыш бирде, «Җәмәгать эшчәнлеге» номинациясендә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Сөләймановага, «Авыл хуҗалыгы» – атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әбрар Садретдиновка, «Мәдәният һәм сәнгать» номинациясендә Түбән Хаҗәт Мәдәният йорты мөдире Лена Кандаровага дипломнар тапшырылды.

Октябрьдә «Якташлар көче» форумында «Атайсал – кече туган як» проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча йомгак ясалачак, анда проектта аеруча актив катнашучылар чакырылачак.

«Якташлар – Атайсал» проектының тәүге җиңүчеләре бүләкләнде
«Якташлар – Атайсал» проектының тәүге җиңүчеләре бүләкләнде
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас