Чишмэ
+17 °С
Ясно
Гомуми мәкаләләр
15 Августа 2021, 11:40

Контракт буенча мобилизацион резервка

Чишмә районының хәрби комиссариаты гражданнарны мобилизацион резервка контракт төзү өчен сайлап ала. Резервтагылар составы РФ Кораллы көчләрендә запаста булган гражданнардан төзелә. Контракт төзүчеләр хәрби җыеннарда һәм хәрби әзерлек буенча күнекмәләрдә катнашачаклар, аларга шулай ук ай саен акча түләнәчәк.

Контракт буенча мобилизацион резервкаКонтракт буенча мобилизацион резервка
Контракт буенча мобилизацион резервка

Әлеге вакытта Чишмә районында 12 кеше җыелган. Резервка контракт төзү кампаниясе август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Хәрби комиссариат резервка 30 кеше сайлап алырга планлаштыра.

Бу хакта районның хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев сөйләде.

– Хәрби җыеннарның төп бурычы – резервтагы гражданнар Ватанны сакларга һәрвакыт әзер булсын өчен аларны яхшы физик формада тоту, – диде Илфир Рәгыйд улы. – Җыеннарда практик дәресләр үткәрелә, биредә төрле кораллардан ату күнекмәләрен үзләштерергә, физик форма һәм чыдамлылык өстендә эшләргә була. Бу шулай ук Рәсәй Оборона министрлыгы учреждениеләрендә өстәмә белем һәм бушлай квалификацияле медицина ярдәме алу мөмкинлеге дә. Офицерлар, үз чиратында, җитәкчелек итү тәҗрибәсен алалар. Өстәвенә, резервтагы гражданнарны хәрби вазифага билгеләү, хәрби звание бирү дә мөмкин. Безнең районда резервта торучылар өчен җыеннар Алкин-2 хәрби часть территориясендә үтә.

Мобилизацион резерв буенча контрактны теләге булган һәркем төзи ала, ләкин резервта булуга дәгъва иткән гражданнар катгый сайлап алыначак. Мәсәлән, алар берьюлы ике ил гражданы булмаска һәм хөкемгә тарттырылмаган булырга тиеш. Тагын бер шарт – РФ Кораллы көчләрендә хезмәт иткән вакытта хәрби звание бирелү, шулай ук сәламәтлек торышы буенча яраклылык. Моннан тыш, резервтагылар өчен яшь буенча чикләүләр дә бар. Белемгә һәм физик әзерлек дәрәҗәсенә аерым игътибар бирелә.

Резервта торучы гражданнарга ай саен акча түләнә. Түләү күләме хәрби вазифа буенча хезмәт хакына, гражданинның нинди хәрби частьта теркәлүенә, хәрби званиесенә, резервта булу һәм хәрби җыеннар үтү вакытына бәйле. Резервта торган запастагы офицерларга хезмәт хакы ай саен 4000нән 9000 сумга кадәр, солдатларга, сержантларга һәм прапорщикларга 2000 сумнан 6000 сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.

Резервта торучыларга контрактны яңа срокка озайтканда 1–1,5 хезмәт хакы кадәр күләмдә акча түләнә.

Исегезгә төшерәбез, районның хәрби комиссариаты Чишмә поселогы, Көнбатыш урам, 8 адресы буенча урнашкан. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (34797) 2-15-66, 8 (34797) 2-18-11, 8 (34797) 2-16-55.

 

Контракт буенча мобилизацион резервка
Контракт буенча мобилизацион резервка
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас