

Айгөл Рамазанова улы Рамазанга балалар ризыгы сатып алган, аңа «тәмлекәч»нең ошавы күренеп тора – ул әлеге чара уңаеннан ыгы-зыгы килгән өлкәннәргә игътибар да итмичә, рәхәтләнеп ашавын белә.
– Атнага ике тапкыр Октябрьский шәһәреннән яңа продукция китерелә. Аз тәэмин ителгән гаиләләрнең, бала имезүче һәм йөкле хатын-кызларның гына түгел, башкаларның да сыйфатлы сөт ризыклары алу мөмкинлеге бар. Ассортимент бай – сөт, кефир, эремчек, йогырт, барлыгы 13 атамадагы сөт ризыклары китерелә. Барлык продукциянең сертификаты бар, – дип хәбәр итте сөт фабрикасы-кухнясы директорының производство буенча урынбасары Гөлнара Шугаепова. – Безнең фабрика – ул барлык санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә туры китереп проектланган һәм җиһазландырылган заманча производство, бу, үз чиратында, җитештерелә торган продукциянең сыйфатын гарантияли.
– 2 августтан бирле эшлибез. Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 12дән кичке алтыга кадәр сөт ризыкларын бушлай бирәбез, ә башка көннәрдә сату белән шөгыльләнәбез. Иртәдән башлап 50 кеше килеп балаларына сөт ризыкларын алып китте инде, әниләр генә түгел, әтиләр дә килә, – диде сөт кухнясы хезмәткәре Әлфия Рәҗәпова.
Һәм шул вакытта аның сүзләрен раслаган кебек, пунктка ике яшь ир-ат килеп керде.
– Авыл җирендә яшәсәк тә, сөт ризыкларын биредән килеп алабыз, балалар бик яратып ашый, – диде Верхний хуторыннан килгән җиде бала әтисе Гамил Якшыголов.
Табиблар һәм туклану буенча экспертлар «Сөт кухнясы»на килүчеләр өчен рационның биш вариантын тәкъдим итә, анда сөт, кефир, йогырт, эремчек, коры сөт катнашмалары, коры боткалар, махсус сөт ризыклары керә.
Безнең белешмә
«Сөт кухнясы» 2019 елдан бирле эшли. Проект Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча гамәлгә ашырыла. Бу кече яшьтәге балаларны, йөкле хатын-кызларны һәм бала имезүче аналарны кефир, эремчек, йогырт һәм башка файдалы сөт ризыклары белән тәэмин итү максатында эшләнде. Табигый ризыклар цехлардан барлык торак пунктларга китерелә һәм мохтаҗларга бирелә. Балаларны табигый сөт ризыклары белән тәэмин итү буенча мондый зур программа Рәсәйнең башка бер генә төбәгендә дә юк.