

Әлеге предприятие ак цементны чит илләрдән алуны киметергә һәм төбәктә сәнәгать үсеше ноктасы булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук Рәсәй Президенты Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу үткәрде. Ул республикада коронавирус белән бәйле хәлләр турында сөйләде.
– Соңгы атна-ун көн эчендә бездә авыручылар һәм терелүчеләр саны бертигез, ягъни үсеш юк, – диде ул.
Президентка шулай ук апрель ахыры – май башыннан үпкә ялкынсынуыннан, яман шештән, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан вафат булучылар саны кимүе турында хәбәр ителде. Радий Хәбиров, пандемиягә карамастан, бу хәлдән «яңарып һәм ныгып» чыгарга кирәк, дип билгеләде.
Вакцинациягә килгәндә исә, төбәктә 1 миллионга якын кеше вакцина эшләткән, гомумән алганда, 1,9 миллион кеше прививка ясатырга тиеш.
Радий Хәбиров инвестицияләр турында сөйләгәндә, Башкортстан Рәсәй Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы рейтингы буенча 2020 елда сәнәгать сәясәтен тормышка ашыруның нәтиҗәлелеге буенча беренче урын алуы турында искә төшерде. Әлеге вакытта җәлеп ителгән инвестицияләр күләме якынча 365 миллиард сум тәшкил итә, ә 2024 елга 600 миллиард сумга кадәр барып җитү максаты куелган.
Республика җитәкчесе Владимир Путин белән очрашу барышында аннан карбон полигоннары төзү мәсьәләсендә дә ярдәм соравын әйтте. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, республикада зур предприятиеләребез бүлеп чыгарган углеводородны йоту өчен зур табигать ресурслары бар.
– Мин безнең республиканың Рәсәйдә махсус карбон полигоннарын булдыру, углеводородны нейтральләштерү ысулын эшләүдә федераль эксперимент үткәрү өчен икенче төбәк булуын сорыйм. Карап торуга катлаулы кебек тоелса да, чынбарлыкта бу гади әйберләр һәм дүрт елдан моның өчен безнең предприятиеләргә күп акча түләнәчәк, – диде Радий Фәрит улы.
Радий Хәбиров Президенттан республиканың Рәсәйдә карбон полигоннар булдыру, углеводородны нейтральләштерү ысулын эшләүдә федераль эксперимент үткәрү өчен икенче төбәк булуын сорады.
Төбәк җитәкчесе шулай ук республиканың «Өстенлек-2030» программасында катнашырга ниятләвен һәм 1 миллиард сум күләмендәге төп грантны алу өчен барлык перспективалары барлыгын билгеләп үтте. Төбәк 30 процентны финансларга әзер.
Владимир Путин ике мәсьәләгә – чистартылмаган су агызуга, суның сыйфатына, шулай ук алданган өлешчеләр проблемасына игътибар итте.
Президент шулай укӘбҗәлил районындагы яңа завод хезмәткәрләре һәм төзүчеләре белән аралашты. Владимир Путин яңа заводның нинди тәэссоратлар калдыруы турында сөйләде, эшче һөнәрләрнең мөһимлеге турында үз фикерләре белән уртаклашты, күп кенә позицияләр: төзелеш материаллары, металл, запас частьларга бәяләрнең кискен артуын билгеләде һәм башка мәсьәләләргә тукталды.
Тикшерелгән мәсьәләләрнең берсе Олимпия уеннарына багышланды. Владимир Путин, халыкара вакыйгада Рәсәй гимны турындагы мәсьәләгә аңлатма биреп, «дөньяда Рәсәй классикасы белән танышсыннар әйдә», – дип белдерде.
– Арбитраж спорт судының карары билгеле дәрәҗәдә сәяси төскә ия, – дип билгеләде ул.
Владимир Путиннан йортларга бушлай газ кертү турында сорадылар, бүгенге көндә Әбҗәлил районында 2 меңнән артык йортка зәңгәр ягулык кертелмәгән. Исегезгә төшерәбез, газ кертү буенча эш 2022 ел ахырына кадәр тәмамланырга тиеш. Газ йортларга кадәр бушлай кертеләчәк, ә участок эчендәге барлык эшләр милекче исәбенә башкарылырга тиеш.
– Хөкүмәт чыгымнарны киметү өчен карар әзерләде һәм кабул итте. Кызганычка каршы, газ кертү кирәк-яракларына да, йорт эчендәге җиһазларга да бәяләр күтәрелде, – дип билгеләп үтте дәүләт Башлыгы.
Тагын бер мәсьәлә башкорт балына һәм умартачыларга ярдәм чараларына багышланды. Очрашуда катнашучы ханым Владимир Путиннан «Башкорт балы» брендын дәүләт дәрәҗәсендә якларга, аны илдә генә түгел, халыкара дәрәҗәгә чыгарырга әзерме, дип сорады.
– Әлеге вакытта без нәрсә белән шөгыльләнәбез соң? Мин камерага ачыктан-ачык әйтәм – бу искиткеч ризык, барысына да тәкъдим итәм. Аны үзем татып карадым, бик тә ошады, – дип елмайды Владимир Путин.
Фото: «Башинформ» МА, Олег Яровиков