

Ул яугир-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салды, Чишмә музеенда булды. Биредә башкала кунаклары өчен экскурсия үткәрелде.
– Мин Башкортстанда тәү тапкыр. ДОСААФның төбәк бүлекчәсендә тикшерү үткәрергә килдек. Чишмә поселогында иң беренче җайга салынган тормыш, һәр җирдәге яшеллек күзгә ташлана. Биредә һәрвакыт хуҗалар булуы сизелә. Бар җирдә дә ихлас күңел белән каршы алалар, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Николай Викторович. – Тикшерү барышында ДОСААФның төбәк бүлекчәләре, уку учреждениеләре җитәкчеләренә таләпләр куябыз, чөнки ирекле җәмгыятьнең төп юнәлеше – армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итү, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү белән беррәттән шулай ук белем бирү эшчәнлеге, киң таралган техник һөнәрләр, шул исәптән халык хуҗа-лыгы белгечләре әзерләү.
Исегезгә төшерәбез, ДОСААФның Чишмә бүлекчәсе «А» категорияле мото-транспорт һәм «В», «С», «Д», «СЕ» категорияле транспорт чаралары йөртүчеләрне һөнәри әзерләү һәм «В» категориясеннән «С»га һәм «С»дан «Д» категориясенә әзерләү кебек юнәлешләр буенча укыта. Җиде тәҗрибәле инструктор, юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүче югары белемле ике укытучы эшли. 2021 елда анда 168 кеше машина йөртергә өйрәнгән һәм төрле категорияләр алган. Мәктәпнең бай матди базасы, плакатлар, юл кагыйдәләре буенча мультимедиа комплекслары, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтү өчен тренажерлар, йөрәк-үпкә һәм баш мие реанимациясен дөрес эшләүне билгеләүче пружина-механик җайланмалы манекеннар белән сыйныф бүлмәләре бар. Автотранспорт чараларның төзелешен өйрәнү өчен сыйныфларга «Москвич», «ВАЗ», «КамАЗ» двигательләре һәм җиңел автомобиль детальләре куелган стендлар, плакатлар урнаштырылган. Әлеге вакытта мәктәп автопаркында сигез җиңел, ике йөк автомобиле, автобус һәм мотоцикл, 4702 квадрат метр мәйданлы зур автодром бар, анда эстакада, юл билгеләре, светофор, көйләнә һәм көйләнми торган юл чатлары, асфальтта тамгалар урнашкан.